Реклама
Бүген Татар Кандызы авылында яулык жыю йоласы оештырылды.
Иртәнге сәгать сигездә авыл яшьләре, олылары мәдәният йорты янында җыелды. Алар борынгы традиция буенча авыл буйлап җыр-биюләр белән узды, авылдашларыннан Сабан туена яулыклар җыйды.
- Бүген авыл бәйрәм алды шаукымы белән яши. Сабантуй мәйданын ясыйлар, яулык җыйдылар. Бу игелекле эшләрне башкаручы абый-апаларга, егетләргә, кызларга, малайларга бик зур рәхмәт, - дип яза Лиана Шакирова.
Фото: Миләүшә Хәлиуллина, vk.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз