Баулыга язучылар килә
17 июльдә Баулы шәһәрендә Яр Чаллыда яшәүче язучылар һәм җырчылар белән әдәби-музыкаль очрашу үткәрелә. Алар арасында Баулы районында туып-үскән шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөләйха Минhаҗева да бар.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Баулы районы бүлекчәсе хәбәр итүенчә, әдәби-музыкаль очрашу 17 июльдә 15 сәгатьтә Баулы шәһәре балалар сәнгать мәктәбендә булачак. Чарага Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучылар, шагыйрьләр һәм җырчылар килүе көтелә.
Баулылар белән очрашуда Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы шәһәре бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, язучылар Айгөл Әхмәтгалиева, Зифа Кадыйрова, җырчылар Равил Галиев, Асия Әхмәтшина, Илсөяр Зарипова, Габидулла Хөрмәтуллин һәм башкалар катнашачак.
Яр Чаллыдан килүче кунаклар арасында якташ шагыйрә Зөләйха Минhаҗева да бар. Ул 1955 елның 9 апрелендә Баулы районы Салих авылында туган. “Йолдызлар ага уралып” (1996), “Әтәч нигә кычкыра” (2002), “Җилләр чакырам” (2005) дип исемләнгән шигъри китаплар авторы. 1979 елдан бирле Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итә. Зөләйха Мөхит кызы – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Россия театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, Вильям Шекспир исемендәге халыкара әдәби премия лауреаты.
Әдәби-музыкаль очрашуга кадәр, кунаклар өчен Баулы районында язучылар истәлегенә ачылган музейларга экскурсияләр оештырыла. Иҗат әһелләре Баулы шәһәрендә Фәнис һәм Нурсөя Яруллиннар һәйкәленә чәчәкләр куячаклар.
Фото: Зөләйха Минhаҗева шәхси архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев