Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыда эшче һөнәрләргә ихтыяҗ зур

2023 елда Баулы шәһәре халык мәшгульлеге үзәге 204 баулылыга эшкә урнашырга ярдәм иткән. Ведомство узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясады.

Былтыр халык мәшгульлеге үзәгенә, эш эзләп, 285 кеше мөрәҗәгать иткән. 139 кеше эшсез дип танылган һәм пособие алган, 204 кеше эшкә урнаштырылган.
Шуны әйтү урынлы булыр: эш эзләп килгән 82 кешегә белем алырга ярдәм иткәннәр. 12 кеше үз эшен башлап җибәрергә бер тапкыр бирелүче финанс ярдәме алган. 
2023 елда эш бирүчеләр 1499 эш урынына 877 вакансия тәкъдим иткән. Хезмәт базарындагы вакансияләрнең 90 проценты – эшче һөнәрләр. Халык мәшгульлеге үзәге хәбәр иткәнчә, ай саен 55 эш бирүчедән 140 вакансия килә. 
Ел башында халык мәшгульлеге үзәгендә 32 кеше исәптә торган. Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе – 0,17 процентов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев