Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулыда бер атна эчендә 15 кеше Covid-19 йоктырган

Авыручылар саны октябрьдә тагын да артырга мөмкин.

Татарстанда  коронавирус инфекциясенең яңа очраклары август аенда кинәт арта башлады. Соңгы көннәрдә республикада тәүлегенә 85дән күбрәк яңа очрак теркәлә.

Баулы районында да авыручылар саны арта. Җәй көне бер атнада 3-6 очрак ачыкланса, соңгы атнада 15 очрак билгеле булган.

“Узган атнада районда 15 кешенең Covid-19 йоктыруы ачыкланды. Аларның өчесе – балалар. Октябрь аенда авыручылар саны тагын да артыр, дип көтелә”, – дип хәбәр итте редакциягә Глеб Алексеев.

Медик билгеләп үткәнчә, район үзк хастаханәсендә коронавирус инфекциясенә каршы гына түгел, ә гриппка каршы да прививка ясатырга була: балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә гриппка каршы вакцина бар. Глеб Алексеев сүзләренчә, бу ике прививканы бергә ясатырга ярый.

Бу атнада Баулы район үзәк хастаханәсенә коронавируска каршы борынга сиптереп ясала торган “Гам-КОВИД-Вак” вакцинасы кайткан. Аны ясатыр өчен, поликлиниканың прививка ясау кабинетына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Фото: Бавлы-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев