Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы ЗАГС бүлеге 2023 елга нәтиҗә ясады

Узган елда ведомство никахлашу турында 120 акт теркәгән, 183 балага туу турында таныклык рәсмиләштергән. Былтыр Тимур һәм София исемнәре аеруча популяр булган.

Баулы муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 2023 елда 183 балага туу турында таныклык рәсмиләштерелгән. Аларның 93е – малай, 90ы – кыз. 53 сабый гаиләдә беренче бала булып дөньяга килгән, 51е – икенче, 56сы – өченче, 23е – дүртенче һәм күбрәк бала булып. Бер гаиләдә игезәкләр туган, ә берсендә – берьюлы өчәү. 
2023 елда иң яшь атага 22 яшь булган, ә иң яшь анага – 17. Иң өлкән анага – 47 яшь, иң өлкән атага – 66 яшь.
Былтыр ЗАГС бүлегендә 120 пар никахларын законлы рәвештә теркәгән. Иң яшь кияүгә – 19, иң яшь кәләшкә – 17 яшь. Иң өлкән кияүгә – 81 яшь, иң өлкән кәләшкә – 72 яшь.
Узган елда уллыкка алу турында 4 акт төзелгән, исем алыштыру хакында – 17, аталыкны билгеләү турында – 40.
2023 елда туган сабыйларга иң популяр исемнәргә килгәндә, алар – Тимур һәм София. Популяр малай исемнәре исемлегендә түбәндәгеләр дә бар: Әмир, Роман, Эмиль, Самир һәм Матвей. Аеруча популяр кыз исемнәре:  Ясминә, Амелия (Амилия), Диана, Милана һәм Мария.
ЗАГС бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, кайбер ата-аналар сирәк очрый торган исемнәргә өстенлек бирә. Мәсәлән, былтыр сабыйларына Ярополк, Асман, Эмин, Демид, Приора, Забава, Эвиана, Фәхрия, Адара, Николь, Эстель дип исем кушучылар булган.
Александр, Андрей, Иван, Мирон, Елисей, Лев, Глеб, Ростислав, Мария, Александра, Елизавета, Есения, Антонина, Екатерина, Вера, Любовь, Наталья исемнәрен сайлаучылар да бар.
Ведомство мәгълүматы буенча, соңгы елларда мөселман исемнәре дә популярлашкан. Мәсәлән, Мөхәммәт, Абдуллаһ, Ислам, Сөләйман, Әминә, Нурания, Мәрьям, Мөслимә, Рәйхана дип кушучылар да очрый.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев