Баулы районында мәчет төзелә
Салих авылы мәчетен төзү тәмамланып килә. Аны кулланылышка тапшыруга әзерлиләр.
Мәчетне Мәскәү өлкәсенең беренче вице-губернаторы Илдар Габдрахманов төзетә. Аның карт бабасы тумышы белән Салих авылыннан. Изге эштән салихлылар да читтә калмаган: кулдан килгән кадәр матди ярдәм күрсәткәннәр. Авылның уңган ханымнары, җомга саен тәмле ризыклар пешереп, төзүчеләрне сөендереп торганнар.
Узган елның октябрендә төзелә башлаган мәчеттә эшләр тәмамланып килә. Без барганда, биредә подрядчы оешма – “Таш” җәмгыяте бригадасы эшли иде.
“Кичә буяу эшләре төгәлләнде. Плинтуслар, бер ишек куясы калды. Аннары, җыештырып, ковролин җәясе була. Сигнализация, видеокамера урнаштырасы бар”, – дип сөйләде “Баулы-информ” хәбәрчесенә прораб Илнур Минетуллин.
Урамдагы эшчеләр видеокамера җайланмалары кую белән мәшгуль иде.
Икенче көнне, барлык эшләр тәмамлангач, мәчетне җыештырырга, юарга авыл ханымнары килгән.
Сүз уңаеннан: революциягә кадәр авылда ике мәчет булган: Урта мәчет һәм Югары оч мәчете. Революциядән соң, мәчетләрнең манаралары киселеп, юк ителгән. Урта мәчет бинасында клуб ачканнар. Ул күп еллар халыкка хезмәт күрсәтеп, 1998 елда сүтелгән. Яңа мәчет шул урынга салынган. Узган елның декабрендә аңа манара һәм ай куелды https://bavly-tat.ru/news/kөn-temasyi/maskau-olkase-vice-gubernatory-bauly-raionynda-macet-tozeta
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев