Баулы районында “Авыл яши” проекты дәвам итә
Татар Томбарлысы авыл китапханәсендә фермерлар һәм аграрийлар өчен “Авыл яши” мәгълүмат проекты буенча очрашу үткәрелгән.
Чарага авыл үсешенә битараф булмаган, үз эшен башларга теләге булган кешеләр җыелган. Алар каршында Баулы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Марат Белалов һәм Авыл туризмының төбәк (Татарстан Республикасы) ассоциациясе җитәкчесе Зөлфия Латипова, Баулы районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры урынбасары Фәридә Зыярова һәм Татар Томбарлысы китапханәчесе Эльвира Әхмәтҗанова чыгыш ясаган.
Марат Белалов авыл хуҗалыгын үстерүгә юнәлдерелгән республика программалары белән таныштырган. Зөлфия Латипова авыл туризмы өлкәсендәге тәҗрибәсе белән уртаклашкан, авылда алып барырлык эш юнәлешләре турында сөйләгән. Фәридә Зыярова авылда туристлар өчен оештырырлык чараларны тәкъдим иткән. Эльвира Әхмәтҗанова авыл хуҗалыгы темасына багышланган китаплар күргәзмәсе белән таныштырганю
“Без очрашуга кызыксынучан кешеләрне чакырдык. Мәсәлән, бездә шәхси хуҗалыкларында инкубатордан чебешләр чыгаручы, сарыклар асраучы, туризм белән кызыксынучы һәм башка эшләр белән шөгыльләнүчеләр бар. Алар очрашуда күп сораулар бирделәр, грантлар белән аеруча кызыксындылар”, – дип сөйләде Эльвира Әхмәтҗанова.
Китапханәче сүзләренә караганда, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм, туризм мәсьәләләре буенча сораулары булган кешеләр китапханәгә мөрәҗәгать итә ала.
Исегезгә төшерәбез: Баулы китапханәчеләре фермерлар һәм аграрийлар өчен “Авыл яши” мәгълүмат проектын тормышка ашыруда катнаша. Безнең район әлеге пилот проекты гамәлдә булган районнар исемлегенә кертелде. Проектның максаты – авыл халкын бизнес үсешенә ярдәм итү формалары һәм башка файдалы мәгълүмат белән таныштыру, консультация бирү.
Фото: Татар Томбарлысы китапханәсе архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев