Баулы православие динен тотучылар Пасха бәйрәменә әзерләнәләр
5 майда Пасха бәйрәме билгеләп үтелә.
Бәйрәмгә кадәр, православие динен тотучылар җиде атна дәвамында Бөек Пост тота. Пасха, беренче язгы тулы айдан соң, беренче якшәмбегә туры килә.
Пасха уңаеннан, 5 майда төнге сәгать уникедә Баулы шәһәренең Серафим Саровский исемендәге чиркәвендә бәйрәм литургиясе үткәрелә. Ә аңа кадәр, шимбәдә, махсус бәйрәм ризыгы изгеләндерү башкарыла: буялган йомыркалар, куличлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев