Баулы юбиляры: “Татар халкында ярату турында күп сөйләшү юк бит ул”
Баулы шәһәрендә яшәүче Илсөяр һәм Наил Галиуллиннарның гаилә коруына 60 ел тулды. Аларны бриллиант туйлары белән район җитәкчелеге дә тәбрик итте.
Галиуллиннар яши торган йортның капка төбеннән үк чисталык-пөхтәлек хөкем сөрә. Безне каршыларга чыккан хуҗабикәгә – җыйнак-сылу гәүдәле, ягымлы йөзле, җитез-өлгер Илсөяр апага – һич кенә дә үз яшен бирмәссең. Аларның иркен һәм уңайлы йортларында хәтер йомгакларын сүттек.
Гаилә башлыгы Наил Фәррах улы тумышы белән Бөгелмә районыннан. Аңа 10 яшь чагында гаилә Баулыга күченеп килә. Мәктәпне тәмамлагач, егет нефть техникумында белем ала. Яшь белгечне Мөслимгә эшкә җибәрәләр. Ютазы кызы Илсөяр Мәсгуть кызының да, фармацевтика училищесын тәмамалап, Мөслимгә эшкә килгән чагы. Яшьләр шунда танышып китә.
“Мөслимдә бөтен халык кичке биюгә җыела иде. Шунда мин Илсөярне беренче тапкыр күрдем, ул кырда тора иде, матур гына киенгән. Мин әйтәм бу кем микән? Аны биергә чакырып, шулай танышып киттек инде”, – дип искә ала Наил абый.
Бер ел очрашып йөргәч, 1964 елның 21 сентябрендә өйләнешә яшьләр. Наил Галиуллин, читтән торып, Мәскәү политехника институтында укып, 40 елга якын геофизика өлкәсендә төрле шәһәрләрдә хезмәт куя. Лаеклы ялга кадәр Лангепас шәһәрендә геофизика идарәсе начальнигы булып эшли, “Хезмәт ветераны” һәм “Россиянең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре” исемнәренә лаек була.
Илсөяр Мәсгуть кызы да хезмәтендә уңышларга ирешә. 20 ел аптека мөдире, 19 ел нефть һәм газ чыгару предприятиесендә бухгалтер булып эшли. Галиуллиннар үзләре кебек хезмәт сөючән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, өч оныклары бар. Бер кызлары – стоматолог, икенчесе әйдәүче геофизик булып эшли.
Галиуллиннар биш тапкыр яшәү урыннарын алыштыралар. Икесе дә лаеклы ялга чыккач, 1999 елда Баулыга кайтып, иркен һәм уңайлы йорт салып керәләр. Чисталык һәм пөхтәлек аларның капка төбеннән башлана. Ишегалдында, бакчада уңган хуҗабикә кулы сизелә. Өй, теплица, мунча – барысы да балкып тора. Ишегалды гөлбакчага әверелгән. Элегрәк тавык та асрап яшәгәннәр. Анысы хезмәт сөючән гаилә башлыгы карамагында булган.
Галиуллиннарны бриллиант туйлары белән район җитәкчелеге дә тәбрик итте. Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина һәм район ЗАГС бүлеге начальнигы Альбина Әхмәтова юбилярларга чәчәкләр, бүләкләр һәм Баулы районы башлыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар.
Галиуллиннар мактаулы юбилярларны теркәү китабына кул куйдылар һәм үзләренең бәхет серләре белән уртаклаштылар.
“Иң мөһиме – мәхәббәт һәм хөрмәт. Тик татар халкында ярату турында күп сөйләшү юк бит ул. Өйләнешкәндә бер әйтәсең дә гомер буена җитә. Мин Илсөярне гомерлеккә сайладым”, – ди Наил Галиуллин.
“Иң мөһиме – аңлашып яшәү. Тормышта төрле хәлләр була, гафу итә белергә, ярдәм итәргә кирәк, – дип өстәп куйды хуҗабикә. – Безнең холыклар да төрле, бәлки, шул ярдәм иткәндер озак бергә гомер итәргә. Наил – тыныч, мин кызурак, шулай да тиз сүреләм”
Галиуллиннар бу көнне яшьлекләренә – 60 ел элек булган язылышу көненә – әйләнеп кайткандай булдылар.
Бу хакта тулырак итеп “Хезмәткә дан” газетасының 20 сентябрь саныннан укырга мөмкин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев