Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы инфекция госпиталендә пациентлар саны кими

Якын арада планлы дәвалау өчен терапия бүлеген ачу планлаштырыла.

Соңгы көннәрдә пневмония белән авыручылар саны бераз кимүе күзәтелә, шулай ук бер атна эчендә Баулы районында Covid-19ның яңа очраклары теркәлмәгән.

Пневмония белән авыручы пациентлар саны кимегәндә (соңгы ике атнада 96 кешедән 84кә кадәр) 17 яшькә кадәрге балалар арасында ОРВИ белән авыру очраклары арту билгеләнә, дип хәбәр итте “Баулы-информ” редакциясенә Татарстан Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы һәм Ютазы районнарында территориаль идарәсе баш белгеч-эксперты Галина Алатырева. Әйтик, балалар бакчаларында хәзер 118 бала, ә мәктәпләрдә ОРВИ белән укучыларның 10 проценттан кимрәк өлеше авырый.

Инфекция госпиталендә пациентлар саны шактый кимегән: көз башында медицина учреждениесендә 50гә якын кеше булса, хәзер исә 27 пациент. Шул ук вакытта тагын 153 баулылы амбулатор рәвештә дәвалана. Баулы район үзәк хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев сүзләренә караганда, якын көннәрдә хастаханәдә планлы дәвалау өчен яңадан терапия бүлеге ачылачак.

– Вируслы инфекцияләр белән авыручылар санының кимүе – вакцинация ясату өчен иң яхшы вакыт, – дип саный район үзәк хастаханәсенең баш табибы. – Бүген районда 17 934 кеше ковидка каршы прививка ясатты, бу вакцинация узарга тиешле халыкның 83,9 процентын тәшкил итә, әмма бу өлкән яшьтәге кешеләрнең 67 проценты гына.

Район җитәкчеләре белән очрашу барышында Баулы районы администрациясе башлыгы Ильяс Гозәеров баулыларны вакцинация узарга чакырды.

– Алда яңа ел каникуллары, күпләр якыннары һәм дуслары белән очрашулар, башка шәһәрләргә һәм регионнарга баруны планлаштырган. Районда вируслы инфекцияләр белән авыручылар санын кабат арттырасы килми. Иң мөһиме ­– прививканы ясату, үз-үзеңне һәм туганнарыңны авырулардан саклау, – дип саный Ильяс Гозәеров.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев