Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы ярминкәсе урыны уңайлымы?

Икенче атна рәттән Баулының агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза.

Бүгенге ярминкәдә Баулы районы һәм күрше төбәкләрдәге крестьян-фермерлык хуҗалыклары, шәхси хуҗалыклар җитештергән азык-төлек тәкъдим ителде. Сатучылар иртәнге сәгать җидедә үк агропарк бинасында һәм урамда сәүдәләрен башлап җибәрделәр.

Эльвира Хөсәенова ярминкәгә машина белән бодай алып килгән.

"Без – "Хөсәенов" шәхси эшмәкәр, Галкинода 7 ел эшлибез, ярминкәдә 5 ел чамасы сәүдә итәбез, – ди Эльвира. – 220 гектар җиребездә солы, арпа, бодай, печән үстерәбез. Ярминкәгә бодайны гына алып киләбез. Калганнарын үзебезнең малларга калдырабыз, 30 баш сыерыбыз бар. Узган атнада 2.5 тонна бодайның яртысын сата алдык. Күпләп алырга теләгән кешеләрнең өйләренә дә китерәбез." 

Вәсимә Низаметдинова ярминкәгә, нигездә, бодай алырга килә. Ул – Эльвира Хөсөенованың даими клиенты.

Оренбург өлкәсеннән Виктор Плакатин Баулы ярминкәсендә биш ел бал сата.

"Сатып алучылар күп түгел. Узган атнада өчәр литрлы 90 банка бал алып килгән идем, 5есен генә сата алдым. Башка төрле бал продуктларын да тәкъдим итәм, мәсәлән прополис настойкалары бар". 

Фоминовкадан Андрей Фонаков бал һәм бәрәңге алып килгән. Ул ярминкәдә күптәннән катнаша.

"Халык аз, юк диярлек. Даими сатып алучылар бар азрак", – ди ул.

Башка авыл җирлекләре вәкилләре дә бар. Поповка мәдәният йорты хезмәткәрләре Айгөл Шакирҗанова белән Дина Денисова авыл халкыннан җыйган авыл хуҗалыгы товарларын алып килгәннәр. Алар ярминкәдә атна саен диярлек катнашалар.

Галина Бахтиярова тормыш иптәше белән шәхси ярдәмче хуҗалыкларында җитештергән яшелчәләр, азык-төлек алып килгән.

"Сәүдә бик бармый монда. Узган атнада кишерне бөтенләй дә сатып булмады. Ярминкәләр шәһәр үзәгендә үткәрелгәндә, өлкән яшьтәгеләр күп чыга иде".

Ә менә Альмира Хәсәнова өчен ярминкәнең агропаркта узуы бик уңайлы, чөнки ул якында гына үз йорты белән яши.

"Кәҗәләр, кош-кортларым бар. Ярминкәгә гел киләм. Гадәттә бодай, ит һәм башка товарлар алам. Узган атнада Фоминовкадан китергән карабодай балы алган идем, бик тәмле булды, шуңа күрә бүген тагын алырга килдем".

Бүгенге ярминкәдә пиннек, бодай, ит, бал, сөт, каймак, эремчек, йомырка, бәрәңге, кабак һәм башка яшелчәләр сатылды. Бәяләре дә кулай. Мәсәлән, сыер итен 480 сумга да алып булды.

Агропаркта ярминкәләр киләсе атналарда да булачак. Алар һәр шимбәдә иртәнге сәгать җидедә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев