Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы фармацевты: “Язмышыма рәхмәтлемен”

25 сентябрьдә Бөтендөнья фармацевтлар көне билгеләп үтә. Баулы район үзәк даруханәсе провизор-технологы Римма Ганиева бу өлкәдә 35 елдан артык хезмәт куя.

Римма Ганиева Оренбург өлкәсенең Иске Шалты авылында туа. 1983 елда гаилә Баулыга күченә. 1989 елда, педагогия институтына керү теләге чынга ашмагач, кыз район үзәк даруханәсенә санитарка булып эшкә урнаша. 
“Даруханәдә бер ел эшләгәч, мөдиребез Капитолина Михайловна Фомина миңа Казан фармацевтика училищесына керергә тәкъдим итте. Ике ел укып, үзебезнең даруханәгә  фармацевт булып кайттым”, – дип искә ала язмабыз герое.
Римма Әскәр кызы төрле вазифаларда эшли – дефектар, фармацевт-ассистент, Поповка авыл даруханәсе мөдире. Кияүгә чыгып, бала тапкач, декреттан соң эшен Баулыда дәүләт даруханәсендә дәвам итә. 
2006 елда Римма Әскәр кызы Казан дәүләт медицина институтына читтән торып укырга керергә карар итә. Бу вакытта кызы 2нче сыйныфта укый, ә улы биш яшьлек кенә була. Уку йортын 2011 елда “Фармация” белгечлеге буенча уңышлы гына тәмамлап, провизор-интерн булып күчә. Интернатурадан соң, ике ел провизор-технолог булып эшли. Аннары аны район үзәк даруханәсенең даруханә пункты мөдире итеп күчерәләр, ә биш елдан – үзәк даруханәгә провизор-технолог итеп. Шуннан бирле биредә хезмәт куя.
Римма Ганиеваның гомуми хезмәт стажы – 35 ел. Ул Татарстан, Россия сәламәтлек саклау министрлыгы, “Татарстан медицина техникасы һәм фармация” предприятиесе мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Ә шулай да аның өчен иң зур бүләк – сатып алучыларның рәхмәте.
“Безгә килгән кеше, үзенә кирәкле мәгълүматны яки даруны алып, канәгать булып китсә, бик сөенәм, – ди Римма Әскәр кызы. – Педагогия буенча китмәвем, заманында даруханә эшенең минеке икәнен аңлаганым өчен, язмышыма рәхмәтлемен”.
Дәүләт даруханәсендә җаваплылык күпкә күбрәк, чөнки эш халыкны ташламалы дарулар белән тәэмин итү белән дә бәйле.
“Ташламачыларга препаратлар җиде фондтан килә, аларны бутарга ярамый. Дару кайбер фондта була, ә икенчесендә булмаска мөмкин. Федераль ташламачылар белән проблемалар булгалый, билгеле. Канәгать булмыйча китүчеләр дә очрый”, – ди язмабыз герое.
– Римма Әскәр кызы ташламачыларның барысын да диярлек белә – кемгә нинди дару билгеләнгән, кем нинди препарат ала, – дип билгеләп үтте даруханә мөдире Лена Фазлыева. – Ул – бик грамоталы, үз эшен яхшы белүче, җаваплы белгеч. Коллективта, даруханәгә килүчеләр һәм поликлиника персоналлары арасында абруе зур”.
Район үзәк даруханәсендә биш хезмәткәр эшли. Барысы да үз эшенә бик җаваплы карыйлар.
“Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан, барлык коллегаларга ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге телим. Балалар һәм оныклар бары сөенеч кенә китерсен, дөньялар тыныч булсын”, – дип, теләкләрен җиткерде Лена Рәсим кызы. 
“Мин барлык кешеләрнең дә эшкә теләп баруларын һәм өйләренә дә теләп кайтуларын, өйләрендә уңайлы һәм бәхетле атмосфера булуын телим”, – дип, хезмәттәшенең сүзләренә кушылды Римма Әскәр кызы.
Бакчада эшләү, гаилә белән ял итүләр аңа яңа эш көненә илһам бирә. Римма Әскәр кызы тормыш иптәше Әнис Закирҗан улы белән 30 ел гомер итәләр. Алар үзләре кебек хезмәт сөючән балалар тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары Наилә, әнисе кебек, медицина юлыннан киткән, Баулы район үзәк хастаханәсендә педиатр булып эшли. Ә уллары Камил, әтисе үрнәгендә, бораулау өлкәсен  сайлаган. Яраткан оныклары Карина – зур сөенечләре.
Ганиевлар үз йортлары белән яшиләр. Төп эшеннән тыш, Римма Әскәр кызын өй мәшәкатьләре көтеп тора. 
“2013 елдан бирле бөтен буш вакытым хуҗалык эшләре белән үтә, хәзер минем мавыгуым – кошчылык, безнең тавык, каз, үрдәкләребез бар. Бакча эшләрен дә бик яратам. Елга бер тапкыр гаиләбез белән ял итәргә барабыз. Походларга йөрергә, балык тотарга яратабыз”, – ди Римма Ганиева.
Язмабыз герое көн дә иртәнге сәгать дүрттә тора. Кош-кортларын карагач, яраткан эшенә ашыга.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев