Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Агачларны урманда да, шәһәрдә дә утырттылар

    Шәһәр һәм район территориясендә агач утырту эше бара.

    Баулы урманчылыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, 35 гектар урман утыртылган, авыл хуҗалыгы максатындагы җирләрне эрозиядән саклау өчен, 28 гектар чокырлы һәм ермаклы җирләргә агачлар утыртканнар. Урманнарда, нигездә, ылыслы агачлар - нарат, чыршы, карагач - утыртылган. Шәһәрне яшелләндерү өчен питомниктан шактый күп үсенте җибәрелгән. Территорияләрен яшелләндерү максатыннан урман хуҗалыгына предприятиеләр дә мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, "Баулынефть" идарәсе 350 үсентегә заказ биргән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: