Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җыр – аның гомерлек юлдашы

Тәмле камыр ризыклары пешерүче һәм рус халык җырларын оста башкаручы Екатерина Кузьминаны Поповкада һәм якын-тирә авылларда яхшы беләләр. Авылда һәм райондагы бер генә мәдәни чара да ул җырлый торган “Золотаюшка” вокаль ансамбленнән башка үтми.

Екатерина Кузьмина (Растрыгина) Оренбург өлкәсенең Богырыслан районы Земсков бистәсендә туып-үсә. 1974 елның октябрендә ире һәм дүрт баласы белән Поповка авылына күченеп килә.

Екатерина Яковлевна бары биш класс кына белемле. 14 яшендә инде ул фермада сыер савучы булып эшли башлый.

Кузьминнар гаиләләре белән үзешчән сәнгатьтә катнашкан. Ә тормыш иптәше вафат булгач, 2004 елда, Екатерина Яковлевна, өйдә күңелсезләнеп утырмас өчен, “Забавушка” хорына языла. Аннары туганы Антонина Борисова, кызы Валентина Захарова һәм улы Сергей белән үзләренең ансамбльләрен оештыралар. Хатын-кызлар җырлый, ә Сергей Кузьмин гармунда уйный.

75 яшьлек Екатерина Кузьмина бер генә минут та эшсез тормый. Зур бакчасында яшелчә һәм җиләк-җимешләр үстерә. Бөтен эшне үзе эшли. Ул әле йорт каршында чәчәкләр үстерергә дә ярата. Ишегалдында яшел чирәмдә тавыкка ияргән чебиләр йөгерешә. Екатерина Яковлевнаның йорт-җире дә чиста, пөхтә. Биредә хезмәт сөючән хуҗабикә яшәве күренеп тора. Без килгәндә дә пенсионер ханым бакчада кура җиләге җыя иде.

Екатерина Яковлевнаның өендә миче дә сакланып калган, ул анда күмәчләр, пироглар пешерә. Сораучылар булса, авылдашларына туй һәм башка бәйрәмнәргә камыр ризыклары пешереп бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев