Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хатын-кызлар хыянәтенең сәбәбе нидә?

Алар ир-егетләргә караганда ике тапкыр сирәгрәк хыянәт итә, дигән фикер яши. Бу гүзәл затларның җаваплырак кешеләр булуы турында сөйлиме?

Гаилә психологлары ышандыруынча, ир-егетләрдән аермалы буларак, хатын-кызларга мондый адымга барыр өчен мораль әзерлек кирәк. Шулай да нинди сәбәп нәфис затларның хыянәтенә сәбәпче булырга мөмкин соң?

Үз-үзләрен түбән бәяләү. Үзләрен түбән бәяләгән хатын-кызлар игътибар билгеләре күрергә, соклану сүзләре ишетергә тели. Әгәр дә мондый ханымга үз ире игътибарын кызганса, ул җылы сүз белән якты карашны читтән табарга мөмкин, дип билгели психологлар.

Артык тыныч тормыш. Әйе, әйе! Белгечләр моның хыянәткә баруның бер сәбәбе дип ассызыклый. Гади көнкүреш мәшәкатьләренә чумган, көннәрен гел бер төрле үткәргән гүзәл затлар беркөнне яңа, чагу хис-кичерешләр артыннан китәргә мөмкин икән.

Җан авазы. Кайбер хатын-кызлар мөнәсәбәтләрнең тукталуын иренә шулай аңлатырга тели, имеш. Алар аерылышу турында сүз кузгатырга кыймый яши-яши дә, хыянәткә бара, дип ышандыра белгечләр. Гаиләне сакларга сәбәп калмасын өчен...

Ни диясе килә? Хыянәт белән очрашасыгыз килмәсә, җәмәгатегезне гел югары бәяләп, тормышын матур кичерешләргә, чагу вакыйгаларга баетып яшәгез.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев