Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татар теле укытучылары осталыкта ярыша

Бүген 2нче мәктәптә туган тел һәм әдәбият укытучыларының "Туган тел" дип исемләнгән бөтенроссия мастер-класслар бәйгесенең муниципаль этабы башланды.

Бәйге өч этапта узачак. Муниипаль этап 3 мартка кадәр дәвам итәчәк.

"Туган тел" бәйгесендә барлыгы сигез укытучы катнаша: Нәфисә Зыярова (3нче мәктәп), Гүзәл Зәйдуллина (2нче мәктәп), Гөлнара Шәрәфиева (5нче мәктәп), Гөлназ Галиева (5нче мәктәп), Гөлнур Сираҗетдинова (6нчы мәктәп), Гөлия Шаталова (Кырымсарай), Римма Габсабирова (Поповка), Александра Герасимова (Алексеевка).

Бәйгедә катнашучылар арасында иң яше - Гөлнур Сираҗетдинова, аның укытучы булып эшли башлавына ел ярым гына. Иң тәҗрибәле укытучылар арасында Поповка мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Римма Габсабирова. Ул республика күләмендәге "Безнең иң яхшы укытучы" бәйгеләрендә 2011, 2012 һәм 2014 елларда грант откан, 20 елдан артык стаж туплаган мөгаллимә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев