Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәр тагын да яшелләнә

Баулының төньяк-көнбатыш өлешендә предприятиеләр һәм оешмалар хезмәткәрләре агач утыртты. Өмәдә 20дән артык кеше катнашты.

Көз – агач утырту өчен менә дигән вакыт. Белгечләр сүзләренчә, агач һәм куакларны сентябрь ахырында һәм октябрь аенда утыртсаң яхшы.

Баулы төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе баш инженеры Марсель Даутов сүзләренә караганда, шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлешендә агач утырту өмәсе ике көн булган.

– Ике көн эчендә агач утыртуда төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе, туган як музее, китапханәләр, Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты, “Бәләкәч” балалар бакчасы, спорт мәктәпләре һәм башка оешмалар хезмәткәрләре актив катнашты, – дип сөйләде безгә Марсель Даутов.

Өмәләрдә 200дән артык агач һәм куак – гөлҗимеш, кызыл карлыган, кара миләш, сирень, кызыл шомырт, дүләнә, балан, зәңгәр чыршы утыртылган. Үсентеләрне Казанда яшәүче пенсионер, икенче төркем инвалид, озак еллар Баулы урман хуҗалыгында эшләгән Камил Мөхәммәтҗанов биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев