Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Москит челтәре баланы егылудан сакламый

2021 елда Баулы районында бала тәрәзәдән егылып төшүнең бер очрагы теркәлгән. Шуның белән бәйле рәвештә, Россия эчке эшләр министрлыгының Баулы районы бүлеге ата-аналарга өйдәге тәрәзәләр ачык торганда балаларына аеруча игътибарлы булырга киңәш итә.

Көннәр эссе һәм күп кенә фатирларның тәрәзәләре ачык тора. Ата-аналарның игътибарсызлыгы аркасында балалар зыян күрергә мөмкин. Россия эчке эшләр министрлыгының Баулы районы бүлеге ата-аналарга балаларның тәрәзәдән егылып төшүен булдырмау чараларын күрергә кирәклеген искәртә. Бала тәрәзә төбенә менә алмасын өчен, тәрәзә янындагы бөтен җиһазларны алып куярга кирәк. Шулай ук москит челтәренә ышанырга кирәкми, алар егылудан сакламый. Киресенчә, фаҗигагә китерә, чөнки бала аңа таянырга мөмкин. Кызганычка каршы, балаларның москит челтәре белән бергә егылып төшү очраклары булып тора. Баланы бүлмәдә азга гына калдырырга туры килсә дә, тәрәзәләрне ябыгыз, бала тәрәзәгә, балконга барырлык булмасын. Шулай ук тәрәзәгә куелган рәшәткә дә балаларны егылып төшүдән саклый.

Фото: photo.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев