Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үле баланы чүплектә яшергән

Газетабызның 2011 ел, 14 декабрь санында аналарның үзләре тудырган нарасыйларны үтерү проблемасы күтәрелгән иде. Бүген без бу темага кире кайтабыз.

Мондый хәлнең күптән булганы юк иде
"Гөнаһмы яки җинаятьме" исемле мәкаләдә узган елның август башында Баулы шәһәренең Пушкин урамындагы ишегалларының берсендә чүп контейнерында яңа туган кыз бала мәете табылуы турында хәбәр ителгән иде. Тиздән аның әнисе кем булуын ачыкладылар, ләкин аңа карата җинаять эше кузгатылмады, чөнки экспертиза баланың үтерелү фактын ачыкламады - бала туганда ук җансыз булган, ул ана карынында чагында үлгән, экспертлар тәнендә бернинди җинаять билгесе дә тапмаган.
Эче кабара дип уйлаган
Инде күптән үз гамәлләре өчен үзе җавап бирерлек яшьтә булган ханым аңлатуынча (аның исемен А. дип языйк), кичен тулгак тота башлагач, үзе белән нәрсә булганын аңламаган да. Авырлы булуы турында уй аның башына да кермәгән, организмында кайбер үзенчәлекләр булу сәбәпле, ул үзен балага узарга сәләтсез дип санаган. Ә соңгы берничә айда эче бераз зураеп китүен ул эчәклегендә проблемалар булу белән бәйләгән. А. табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк дип тапмаган.
Тулгак тоту һәм бала табу авырлыкларын ул тавыш-тын чыгармый гына үткәргән, ул вакытта өйдә булган йөрәк өянәгеннән интегүче әнисен куркытырга теләмәгән (әйтергә кирәк, моны ул бик оста яшергән, кызы нәрсәләр кичергәне турында ишеткәч, тикшерүче кабинетында ана кеше бу хәлгә берничек тә ышана алмады).
Ә бит эч югалган!
А. язган аңлатмага караганда, шок хәлендә ул сабый мәетен җәймәгә төреп, карават астына яшергән. Булган хәл турында әнисенә әйтергә курыккан. Иртән, өйдәгеләр эшкә китеп беткәч, төнне йокысыз уздырган А. бала гәүдәсен ярмадан бушаган капчыкка салган. Эшкә барганда юл уңаеннан ул аны чүп контейнерына ташлаган. Мондый уй аның башына үзеннән-үзе килгән, ул бит әле һаман да шок халәтеннән айнымаган булган. Шуны да өстәп әйтик, А. - белемле ханым, наркологта һәм психиатрда хисапта тормаган. Тикшерүчеләргә аны табарга ул йортта яшәүче күзәтүчән күршеләр ярдәм иткән. Алар күршеләренең эче кечерәюенә игътибар иткәннәр.
Ышанасы да килә, ышанып та булмый
А.ның бөтен сүзләренә дә ышанырга була: туганнарын чиксез яратуына да, аларны бер дә юкка төн уртасында борчырга теләмәвенә дә. Ләкин аның хәле шулкадәр - эшкә барышлый чүплеккә үз баласын ташлавын да аңламаслык дәрәҗәдә авыр булды микәнни соң? Кечкенә генә, җансыз булса да, кеше бит ул!
Без шәһәрдәге берничә кешенең әлеге гади булмаган хәлгә аңлатма биреп каравын сорадык. Алар барысы да, хатын-кызлар да, ир затлары да, акыл сәламәт булганда, мондый гамәлне мораль яктан әзерләнми торып кылып булмый, дип җавап бирделәр.
А.ның үзенең гомеренә дә куркыныч янаган бит. Аннары, яхшы хуҗа үзенең үлгән хайванын да җиргә күмүе турында искә алдылар. Без сөйләшкән табиб-гинекологлар А.ның аңлатмаларына скептик мөнәсәбәттә булуларын белдерделәр.
Яшәрлек бала булган...
Сабый мәетен тапкан өлкән яшьтәге ханым ул көнне искә төшергәндә әле дә елый.
- Пакет белән чүп ташларга дип чыккач, контейнерга күз салган идем, анда башы белән аска таба кендеге дә киселмәгән бала ятуын күрдем. Алмакчы идем, инде суынып беткән булуын аңладым. Тетрәнгән халәттә өйгә йөгердем һәм полициягә шалтыраттым. Аннары, полиция хезмәткәрләре контейнердан алгач, баланың нормаль авырлыкта, вакыты җитеп туган булуын күрдем. Яшәгән булыр иде, - ди ул.
Бөгелмә тикшерү идарәсенең өлкән тикшерүчесе Илнур Сабиров сүзләре буенча, бу эштә иң әһәмиятлесе - баланың үле туган булуы, шуңа күрә аны тапкан анага карата җинаять эзәрлекләве кулланылмаган. Ә аның мәетне чүп урынына ташлавына килгәндә, безнең законнарда моның өчен җәза каралмаган.
"Бэби-бокска салдым"
... Россиядә хәзер бэби-бокслар урнаштыру яклы кешеләр аз түгел. Ул җайланмаларны үзләре тапкан балаларны тәрбияләргә теләмәүче аналарга балаларын бернинди проблемасыз шунда куеп калдырып китү өчен уйлап тапканнар. Беренче карашка бу бик яхшы идея, аның ярдәмендә йөзләрчә сабыйның гомерен саклап калып була. Кайбер чит илләрдә алар эшли инде. Ләкин, кайбер юристлар әйтүенчә, безнең илдә яңа проблема барлыкка килергә мөмкин: үзе тапкан сабыйны үтергән һәрбер ана, тапкан балаң кая, дип сораганда: "Бэби-бокска куйдым", - дип әйтергә мөмкин. Һәм ул очракта моның дөрес булмавын дәлилләп кара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев