Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Беренче май белән!

Кадерле якташларым! Сезне чын күңелемнән Яз һәм хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәм! Бу - көчен, энергиясен, белемен, талантын туган төбәге һәм ил үсешенә керткән кешеләрнең бердәмлеге бәйрәме.

Быел 85 еллыгын билгеләп үтәчәк Баулы районы үзенең хезмәт ияләрен онытмый һәм бәяли, аларның хезмәт уңышлары белән горурлана. Илнең икътисади үсеше өчен ышанычлы нигез булдырган хезмәт ветераннарына аерым зур рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре җиткерәм. Өлкән буын кешеләре өчен әлеге бәйрәм аеруча якын һәм кадерле.

Язгы өмәләрдән читтә калмаган, уртак көч белән торак пунктларда чисталык һәм тәртип булдырган якташларыма да чын күңелемнән зур рәхмәт белдерәм. Шәһәребез һәм авылларыбыз май бәйрәмнәрен матур һәм якты булып каршы ала.

Барлык баулыларны 1 майга багышланган тантаналы йөрештә катнашырга чакырам. Барыгызга да сәламәтлек, иминлек, Россия һәм Татарстан үсеше өчен куйган хезмәтләрегездә уңышлар телим.

Рамил ГАТИЯТУЛЛИН,

Баулы муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев