Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылар, сак булыгыз: мошенниклар!

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтүенчә, үзләрен МЧС вәкилләре дип таныштырып, 1500-3000 сумлык датчиклар, хәбәр итү җайланмалары урнаштырырга кыстаучы мошенниклар күренә башлаган.

Мошенниклар, янгынга каршы тикшерү дигән булып, кешеләргә янгын турында, газ чыгу-чыкмауны хәбәр итү җайланмалары куярга тәкъдим итеп йөриләр.

Ялган хезмәткәрләр хезмәтләр күрсәтүгә шәхси фирмалар исеменнән килешүләр төзи. Мошенниклар җиһазларны урнаштырган өчен 1500-3000 сум ала, чынлыкта әлеге җайланмалар 350-500 сум тора, аларны ике шөреп яки скотч белән дә беркетеп була. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы әйтүенчә, ведомство янгынга каршы һәм башка җиһазлар белән сәүдә итми, Моннан тыш, чын МЧС хезмәткәрләре таныклыкларын күрсәтергә бурычлы. Үзләрен МЧС яки газ хезмәте хезмәткәрләре дип таныштыручы шикле кешеләргә юлыкканда, полициягә хәбәр итү зарур.

http://16.mchs.gov.ru/pressroom/news/item/7750754/

Фото http://16.mchs.gov.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев