Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылар нәрсәдән зарлана?

Баулы районында яшәүчеләр җирле үзидарә органнары белән аралашу өчен цифрлы сервислардан актив файдалана. Шундый сервисларның берсе – республика дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы.

Баулылар агымдагы ел башыннан “Халык контроле” системасына 336 мөрәҗәгать юллаган. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе Баулы шәһәрендә яшәүчеләрдән кергән һәм алар, нигездә, территорияләрне төзекләндерү, юлларны ремонтлау белән бәйле. Шуны әйтү урынлы булыр, мөрәҗәгатьләрнең эчтәлеге ел фасылына бәйле: кыш көне баулылар юлларны кардан арындыру уңаеннан язсалар, җәй көне юлланган мөрәҗәгатьләр юлларга асфальт һәм вак таш җәю белән бәйле.

Мәсәлән, Воткин авылында яшәүче Максим С. мондый мөрәҗәгать калдырган: “Текә борылыштагы чокырлар аркасында машина каршы як полосага чыгарга мөмкин. Проблеманы хәл итүегезне үтенәбез!” Үзенең сүзләрен дәлилләү рәвешендә, фотолар да беркеткән. Тагын бер кеше бу мөрәҗәгатьне хуплаган.

Мөрәҗәгать буенча тиз арада чаралар күрелгән. Татарстан юл-транспорт коплексын карап тору һәм үстерү буенча баш идарәсе юлның бу участогын норматив хәлгә китерелүне дәлилләүче фотоларны да куйган.

Ә менә Баулы шәһәрендә яшәүче Гөлшат К. “Халык контроле”нә Энгельс урамындагы юлдагы билгеләрнең дөрес булмавы сәбәпле мөрәҗәгать иткән.

“2021 елның 9 маенда менә шундый дөрес булмаган билге ясадылар, ягъни юлның ике ягында яшәүчеләр дә өйләренә шәхси транспортта тоткарлыксыз керә алмый”, – дип яза ул. Мөрәҗәгатькә “Планлаштырылган” статусы бирелгән. Бу язма буенча эшләрнең агымдагы елның 1 сентябренә кадәр башкарылачагы турында хәбәр дә бар.

Баулыларның “Халык контроле”нә мөрәҗәгатьләре саны буенча, юллар проблемасы – иң актуаль мәсьәлә. Шулай да агымдагы елның июнендә республиканың дәүләт телләре турындагы закон үтәлеше иң көнүзәк темага әверелгән. Тәлгать Х. һәм Абдул Л. “Халык контроле” системасына Баулыдагы күп кенә учреждениеләр һәм хезмәт күрсәтүче объектларда элмә такталарның бары бер телдә генә язылуы яки аларны язуда хаталар булуы турында 140ка якын хәбәр юллаганнар. Һәр хәбәр буенча карар кабул ителгән: кайдадыр хатаны төзәтү турында, ә кайдадыр нигезле баш тарту хакында. Мөрәҗәгать итүчеләр кайбер очракларда реклама баннерларын да элмә такта дип күрсәткәннәр, ә аларда мәгълүматны ике телдә дә бирү мәҗбүри түгел.

Июльдә баулыларны нинди проблемалар борчуга салган соң?

2-25 июльдә “Халык контроле”нә сигез кеше мөрәҗәгать иткән. Бу айның иң актуаль темасы – балалар мәйданчыклары торышы.

“Балалар мәйданчыгын (комын) үләннән һәм башка чүпләрдән чистартуларын үтенәбез. Бу бит кыр түгел, ә ком. Балалар шунда уйный. Төзегәч, карап та торырга кирәк”, – дип яза Ленин урамындагы 16нчы йортта яшәүче Елена Б. Бу заявкага “Хәл ителә” статусы бирелгән.

“Пушкин урамындагы 23нче йорт һәм Островский урамындагы 12нче йорт арасындагы балалар мәйданчыгы төзекләндерелүен сорыйбыз. Безнең ишегалдында балалар күп, аларга уйнарга урын юк. Безнең ишегалдын, балалар үскәнче, 2022 елга төзекләндерү планына кертсәләр, яхшы булыр иде”, – дип яза Пушкин урамындагы 23нче йортта яшәүче Люция С. Мөрәҗәгать астында район башкарма комитетының бу мәсьәлә буенча эшләр планлаштырылуы турында мәгълүматы бирелгән: “2020 елда Татарстан Республикасында ишегаллары территорияләрен төзекләндерү буенча “Безнең ишегалды” программасы эшли башлады. Ишегалларын комплекслы төзекләндерү кысаларында эшләрнең минималь исемлеге кертелде, алар – юл капламын ремонтлау, йортлар буйлап тротуар ясау яки ремонтлау, ишегалды территориясендә яктырту лампалары урнаштыру яки алыштыру, балалар зонасы кую һәм өлешчә яшелләндерү. Бу ишегалды территориясен программа кысаларында 2024 елның 1 ноябренә кадәр төзекләндерү планлаштырыла”, – дигән җавап язылган.

Калинин урамында яшәүче Гөлназ Н. да балалар мәйданчыгы ясау үтенече белән мөрәҗәгать иткән: “Үтергеч” таучыкларны, атынгычларны алыштыруыгызны һәм өч ишегалдына бер генә булса да балалар мәйданчыгы куюыгызны сорыйбыз. Баулының түбән өлешендә дә балалар яши, алар да нормаль мәйданчыкта уйнарга тели. Биредәге атынгычларга 30 елдан артык бит инде”, – дип яза ул.

Җиңү мәйданындагы 3нче йортта яшәүче Лилия Д. да балалар мәйданчыгын җиһазлау уңаеннан мөрәҗәгать юллаган.

Баулы районы башкарма комитеты бу ишегаллары территорияләренең “Безнең ишегалды” программасы кысаларында 2024 елның 1 декабренә кадәр төзекләндереләчәге турында җавап калдырган.

Бу айда баулылар конкрет участокларда юлларның начар булуыннан да зарланганнар. Бу мөрәҗәгатьләргә “Хәл ителә” статусы бирелгән.

Исегезгә төшерәбез: теләге булган һәр кеше Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы (uslugi.tatarstan.ru) яки “Халык контроле” мобиль кушымтасы ярдәмендә “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгать юллый ала.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев