Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы картлар йортына Кыш бабай бүләкләрен китерделәр

Кырым-Сарай авылындагы инвалидлар һәм картлар өчен интернат-йортка кергәндә үк бәйрәм рухы сизелә. Авыруларны, борчу-сагышларын беразга гына булса да онытып барысы да бәйрәм залына җыелышканнар. Кыш бабайга кушылып кем бии, кем җырлый.

Биредә тәрбияләнүчеләр һәрвакыт килгән кунакларны сагынып һәм сөенеп көтеп алалар. Бу көнне аларны Баулы район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Аджалова, "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы вәкиле Румия Шәфыйкова һәм Кырым-Сарай авыл җирлеге башлыгы Дамир Шакирҗанов котлау сүзләрен җиткерделәр.

- Бәйрәмнәр сездә һәрвакыт матур һәм күңелле үтә. Бүген дә без сезгә буш кул белән килмәдек. Яңа ел бүләкләре- тәмле күчтәнәчләр алып килдек. Киләсе яңа елларда да матур итеп бергә яшәргә язсын, Яңа еллар белән сезне шәхсән үзем һәм Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин исеменнән тәбрик итәм, - дип котлау сүзләрен җиткерде.

"Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы вәкиле Румия Шәфыйкова биредә яшәүчеләргә шулай ук яхшы таныш. Әлеге оешма хатын-кызлары төрле бәйрәм концертлары гына түгел, ә күңелле очрашулар, тематик кичәләр, кул эшләре көннәре дә оештыралар. Румия Шафикова бүгенге очрашуга шундый бәйрәмнәрнең күңелле мизгелләрендә төшереп алган фотоларны ясатып алып килгән иде.

- Менә бу фотода Искәндәр абый Җәләев Җиңү бәйрәмендә җырлый, бу фото урманга дару үләннәре, җиләк җыярга баргач төшерелгән.... Кыскасы һәркем фоторәсемнәрдән үзен күреп сабыйларча сөенде.

Өлкәннәр арасында да, Яңа ел шундый сюрпризларга бай инде ул, дигән сүзләр ишетелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Баулы районы