Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыда янгыннан саклану чараларын кисәттеләр

Салкыннар башлану белән шәхси секторда яшәүчеләр җылыту җайланмаларын кабыза башлыйлар. Бу чорда янгын куркынычсызлыгы чаралары күрергә кирәк. 109нчы янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре шәхси секторларда яшәүчеләргә белешмәлекләр таратып чыкты.

– Ел саен яздан алып көзгә кадәр шәхси секторда яшәүчеләр белән аңлату эшләре алып барабыз, белешмәлекләр таратабыз, – ди 109нчы санлы янгын сүндерү участогы янгын сүндерүчесе Нәфис Гыйльфанов.

Төтен юлларын вакытында тазарту, җылыту системасын даими карап тору, җылыткыч электр приборларын дөрес урнаштыру кебек һәм башка кисәтүләр белән йөри янгын сүндерү хезмәткәрләре.

Ислам Мәрданшин Лесная урамында 63 ел яши.

– Янгыннар булдырмау өчен без бар таләпләрне дә үтибез, – ди ул. – Төтен юлларын даими тазартабыз, чүп өемнәрен тишле җиргә ташлыйбыз, яндырмыйбыз.

Айгөл Хөсәенова

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев