Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы ишегаллары чәчәкләргә күмелгән

Баулыда үзләре яши торган күп фатирлы йортларның ишегалларын гөлбакчага әверелдерүчеләр шактый.

Октябрь мәйданындагы 14нче йортта яшәүче Гөлфинә Шумакова быел үзләренең подъезды янында декоратив үсемлекләрдән (кохиядән) оазис ясаган. Ул аларны көз көне үк утыртып калдырган. Ә язын үсемлекләр тагын да күбрәк булып чыкканнар. Аларны карап үстерү артык кыенлык тудырмый – кохия корылык булганда да яхшы үсә.

Гөлфинә Шумакова бу йортта 30 елдан артык гомер итә һәм йорт ишегалдында матурлык тудыра. Кешеләр, биредә тукталып, еш кына яшел клумбаларга карап соклана икән.

Ә Ленин урамындагы 11нче йорт ишегалдын лилия, петуния, флокса, календула чәчәкләре бизи. Бу матурлыкны ел саен Гөлчәчәк Нуретдинова үстерә.

Чәчәкләргә алар еш кына чишмә суы сибә – аны тормыш иптәше алып кайта. Клумбаларның чүпләрен утау, сабакларны бәйләү һәм башка бакча эшләре – Гөлчәчәк ханым өстендә. Киләчәктә ул чәчәкләрне төрләндерергә, башка төрлеләрен дә үстерергә ниятли.

Битараф булмаган шәһәрдәшләребез үстергән чәчәкләр, үсемлекләр, кәефне күтәреп, көзгә кадәр күзләрне иркәләп утыра.

Идарәче компаниянең халык белән эшләү буенча инженеры Оксана Самонина сүзләренә караганда, бүгенге көндә шәһәрдә 196 йорт һәм подъезд өлкәне бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев