Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы гаиләсе яхшыга өметләнеп яшиләр

“Баулы-информ” редакциясе сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр турындагы “Мин – дөньяның бер өлеше” махсус проектын дәвам итә. Бүгенге язмабыз геройлары – Алсу һәм Ришат Гәрәевләр. Алар өч бала үстерә, уртанчы уллары Асланның үсешендә тоткарлыклар бар.

Асланның абыйсы Рамазан сау-сәламәт булып туган. Алсу Гәрәеваның икенче йөклелеге дә яхшы гына узган, табиблар бернинди дә тайпылышлар тапмаган. Тик сабый дөньяга килгәч, ул көнне-төнне белми елаган да елаган. Бер яшенә кадәр, яшьтәшләре белән чагыштырганда, үсеше акрын барган. Бер яше тулгач, әти-әни, хәлнең җитдилеген аңлап, чаң кага башлаган.

– Беренче йөклелегем вакытында катлауланулар күзәтелмәде, бераз токсикоз һәм шешенүләр генә булды, – ди Алсу. – Рамазан сау-сәламәт булып туды, вакытында тәпи китте, теле ачылды – аның белән проблемалар булмады. Икенче йөклелегем дә яхшы гына узды, бернинди авыру билгеләре сизелмәде. Минемчә, туу процессы да яхшы узды. Тик Аслан бертуктаусыз елады – көне-төне. Бер яшенә кадәр ятып кына торды диярлек: утырырга да, үрмәләргә дә омтылмады, уенчыкларга да үрелмәде. Без борчыла башладык, Казанга тикшеренергә киттек. Анда магнит-резонанс томографиясе узгач, диагноз куйдылар, Аслан үсеш ягыннан калыша.

Гәрәевләрнең өлкән уллары Рамазан сау-сәламәт булып үсеп килә. Мәктәптә яхшы укый, мавыгулары да күп һәм, билгеле инде, ул әти-әнисенә энекәшен карарга булыша. Малайлар бергәләп уйныйлар, урамда саф һавада йөриләр.

– Йортыбыз янындагы мәйданчыкка уйнарга өчебез бергә чыгабыз, – ди Рамазан. – Аслан белән урындыклар һәм одеялдан өй ясап уйнарга, бассейнда су коенырга, велосипедта йөрергә яратабыз. Билгеле инде, әти-әниебезгә дә булышабыз.  Бакчада чүп утыйбыз, су сибәбез. Аслан әтиебезгә үләннәрне чабарга ярдәм итә, үзенчә тырыша.

Гәрәевләрнең өченче балалары Раяна – Аслан белән Рамазанның яраткан сеңлеләре. Әти-әниләре әйтүенчә, ул бик чая, тиктормас кызчык.

Хәзерге вакытта Аслан 5нче санлы “Бәләкәч” балалар бакчасының урта төркеменә йөри. Төркемдә ул яшь ягыннан иң зурысы, шуңа да карамастан, ул балалар белән уртак тел тапкан. Ачык күңелле, аралашучан малайны иптәшләре дә үз итә.

– Без Асланны балалар бакчасына яхшылап йөри башлагач бирдек, – ди Алсу. – Аны үзеннән ярты елга, бер яшькә кечерәк балалар төркеменә билгеләделәр. Улыбыз балалар бакчасын бик ярата. Башка балаларыбыз теләр-теләмәс кенә йөргән булсалар, Асланга анда бик ошый. Билгеле инде, тәрбиячеләр башка балаларга улыбызның үзенчәлекле бала булуын, аңа үзгә мөнәсәбәттә булырга кирәклеген аңлаталар. Кайчагында Аслан барган җиреннән егылып китәргә мөмкин. Балалар бакчасында саф һавага чыккач, кызларның Асланны сак кына кулыннан тотып йөргәннәрен күргәнем бар.

– Балалар бакчасында дусларым бар, бигрәк тә малайлар белән уйнарга яратам. Без бергәләп машиналы уйныйбыз, иң яраткан уенчыгым – трактор, – дип сөйләде Аслан “Хезмәткә дан” хәбәрчесенә.

Әлегә ул бик теләп балалар бакчасына йөри, мәктәп турында уйламый. Билгеле, әти-әнисе улларының балалар бакчасыннан соң булачак тормышы өчен борчыла.

– Улыбызның сыйныфташлары белән мәктәптә укуын телибез, без өйдә укыту яклы түгел. Шулай дөресрәк булыр, дип уйлыйбыз, – ди Алсу. – Октябрьскида үзенчәлекле балалар өчен яхшы мәктәп бар, диләр, Асланны да шунда бирербез, дип торабыз. Андый мәктәп Баулыда да ачылса, тагын да яхшырак булыр иде дә бит, һичюгы коррекция сыйныфы ачылсын иде.

Асланның сәламәтлегендәге тоткарлыклар акыл белән бәйле барлык процессларга кагыла: кабул итү, игътибарны туплау, хәтер, фикер йөртү, сөйләм, координация һәм хәрәкәт итү ягыннан тайпылышлар бар. Ул елга ике тапкыр әнисе белән Казанда балалар республика клиник хастаханәсенең неврология бүлегендә тернәкләнү курсы уза. Шулай ук Аслан туганнан бирле Баулының “Шатлык” тернәкләндерү үзәгенә дә йөри.

– Туганнан бирле, гимнастика, физик күнегүләр ясыйбыз, – ди әнисе. – Хәзерге вакытта, нигездә, сөйләмне, хәтерне, игътибар туплауны яхшыртуга юнәлдерелгән күнегүләргә басым ясыйбыз. Бергәләп пазллар җыябыз, авазларны һәм төсләрне өйрәнәбез. Казанда Аслан белән нейропсихолог та шөгыльләнә, ул миңа өйдә бу юнәлештә нәрсә эшләргә кирәклеген өйрәтә. Акрын гына адымнар белән булса да, дәвалануда алга таба барабыз, уңышларыбыз да бар.

Гәрәевләр гаиләсендә дустанә мохит хөкем сөрә, “Баулы-информ”ның төшерү төркеме аларда кунакта булганда, балалар бер генә тапкыр да сүзгә килмәделәр, бергәләп уйнадылар. Рамазан әнисенә табын корырга, энесе белән сеңлесен карарга булышты. Аслан да, хәленнән килгәнчә, әти-әнисенә, абыйсы белән сеңлесенә ярдәм итә. Кайчагында, аның бу булышырга омтылуы дәвалау процеccының бер өлеше булып тора.

Гаилә бергәләп ял итүнең бер генә мөмкинлеген дә кулдан ычкындырмаска тырыша. Әле күптән түгел генә Гәрәевләр Кабардино-Балкариядән шифаханәдән кайтканнар, аларга юлламаны федераль иминият фонды биргән.

– Быел ялга поезд белән бардык, – ди Алсу. – Асланның поездга беренче тапкыр утыруы иде, сөенгәнен күрсәгез! Ул бик ачык йөзле, аралашучан бала, барып җиткәнче, безнең вагондагы бөтен кеше белән танышып чыкты.

Гәрәевләр урман янында шәхси йортта гомер итә. Алар бирегә балалары туганчы ук күченеп килгән. Гаилә еш кына табигать кочагында ял итәргә ярата.

  Баулының сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче аналарның “Благо” иҗтимагый оешмасы үзенчәлекле балалар үстерүче гаиләләргә төрле яклап ярдәм итә. Гәрәевләр дә оешмага бик рәхмәтле. “Благо” оештыра торган чараларда булу Асланга гына түгел, әти-әнисенә дә үсешкә ирешергә булыша.

– Шәһәребездә “Благо” оешмасы булу бик яхшы, – ди Алсу. – Мин анда күп кенә яхшы кешеләр белән таныштым. Оешманың күп кенә проектларында катнашабыз. Мин үзем фитнеска, массажга йөрим. Психолог белән очрашу да бик ошый. Гадәттә, чараларга гаиләбез белән йөрибез, балалар ял итеп кайталар, бик тә күңелләре була.

Асланның әнисе сүзләренә караганда, тернәкләндерү дәресләре һәм махсус тәрбия ярдәмендә, малай яшүсмерлек чорына җиткәндә яхшы гына нәтиҗәләр булырга мөмкин.

– Без алга таба да “Шатлык”ка һәм Казандагы неврологка йөрүне дәвам итәргә планлаштырабыз, – ди Алсу. – Чөнки уңай динамика, улыбызның сәламәтлегендә сизелерлек алга китеш күзәтелә. Өйдә дә төрле методикалар буенча шөгыльләнәбез, алга таба да дәвам итәрбез. Табиблар әйтүенчә, яшүсмерлек чорында Аслан яхшылап сөйләшә һәм хәрәкәт итә башлар, дигән өмет бар. Улыбыз сау-сәламәт булыр дип өметләнәбез. Ул үзе дә, мин чемпион, дип йөри.

Асланның яшьтәшләрен куып тотарга барлык мөмкинлекләре дә бар. Үсешендә тоткарлык булган балаларда акыл ягыннан тайпылыш җиңелчә характерга ия. Авыруны вакытында ачыклап, дәвалауны башлаганда, сәламәтләнү мөмкинлеге шактый зур. Асланның әти-әнисе дә өметләрен өзми. Алсу белән Ришат улларының савыгуына, аны тормышка җайлаштыруга хәлләреннән килгәнчә бар тырышлыкларын куялар, балаларын мәхәббәт һәм игътибар тулы гаиләдә тәрбиялиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев