Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда “Пространство мәгълүматы илкүләм системасы” программасы тормышка ашырыла

РФ Хөкүмәте Росреестр тарафыннан эшләнгән “Пространство мәгълүматы илкүләм системасы” дәүләт программасын 2021 елның 1 декабрендә раслаган. Аны тормышка ашыру кысаларында, 2030 елга пространство мәгълүматларының бердәм цифрлы платформасын һәм бердәм электрон картографик нигезне булдыру планлаштырыла.

Ул платформаларда күчемсез милек объектлары, күчемсез милеккә теркәлгән хокуклар һәм дәүләт кадастр бәяләмәсе турында мәгълүмат тупланачак.

“Пространство мәгълүматы илкүләм системасы” дәүләт программасын  тормышка ашыру юлында беренче адым – Җир һәм күчемсез милек турында бердәм мәгълүмат ресурсы булдыру буенча эксперимент уздыру. Аның максаты – хакимиятнең дәүләт һәм муниципаль органнары мәгълүмат системасының төрле ресурсларын берләштерү.

– Быел республиканың бөтен территориясендә Җир һәм күчемсез милек турында бердәм мәгълүмат ресурсы булдыру буенча эксперимент үткәрелде, Росреестрның Татарстан республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин. – Бу максаттан Татарстанда Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрын тиешле мәгълүмат белән тутыру буенча юл картасы тормышка ашырыла. Ведомство өчен бу эш иң беренче урында тора. Проект гражданнар һәм юридик затларның хокукларын яклау өчен, җир бәхәсләрен киметү өчен, салымнар өчен, файдаланылмый торган күчемсез милек объектларын әйләнешкә кертү өчен кирәкле мәгълүматны Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертүгә юнәлтелгән.

Росреестрның Татарстан республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары хәбәр итүенчә, Җир һәм күчемсез милек турында бердәм мәгълүмат ресурсы базасында гражданнарга һәм бизнеска җир участоклары тәкъдим итү буенча уңайлы сервислар булдырылган – онлайн режимда участок сайларга һәм заявка бирергә мөмкин. “Умный кадастр” сервисы эшләнгән, ул җир участокларын, капиталь төзелеш  объектларын әйләнешкә җәлеп итү һәм  Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрындагы хаталарны төзәтү өчен яңа технологияләрне куллануга күчәргә мөмкинлек бирәчәк.

Артем Костин сүзләренчә, “Пространство мәгълүматы илкүләм системасы” дәүләт программасын  тормышка ашыру җир һәм күчемсез милек турында мәгълүмат эзләүне уңайлырак итәчәк, карарлар нәтиҗәләре артачак, мәгълүмат тагын да актуальрәк булачак.

Росреестрның Татарстан республикасы идарәсе матбугат хезмәте

Фото: https://photo.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев