Кабул итү үткәрелә
28 июльдә 9-12 сәгатьләрдә Татарстан Гостехнадзор идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы бүлегендә гражданнарны күчмә кабул итү оештырыла.
Гражданнарны Татарстан Гостехнадзор идарәсе начальнигы Радик Зиятдинов кабул итәчәк. Кабул итү түбәндәге адрес буенча Гостехнадзор идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы районы бүлегендә үткәрелә: Баулы шәһәре, Ваһапов урамы, 46А санлы йорт.
Белешмәләр өчен телефоннар: (85569) 5-77-25, (843) 221-77-85.
Фото: photo.tatar-inform.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев