Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәрбиячеләрнең остазы

27 сентябрьдә илебездә Тәрбияче һәм мәктәпкәчә хезмәткәр көне билгеләп үтелә.

Мәктәпкәчә учреждениедә өлкән тәрбияче булу җиңелме, дигән сорауга 1997 елдан бирле 9нчы санлы "Алёнушка" балалалар бакчасында эшләүче Альбина Дәүләтова болай дип җавап бирде:
- Җиңел түгел, чөнки бүген өлкән тәрбияче хезмәтен башкару - даими иҗади эзләнүдә булу дигән сүз, ә моңа беркайда да өйрәтмиләр, ул тәҗрибә белән, эшлиэшли килә.
Эшкә җаваплы мөнәсәбәте, максатчанлыгы, аралашучанлыгы өчен, аны 2011 елда өлкән тәрбияче итеп билгелиләр. Шулай итеп ул балалар бакчасында методик эш һәм тәрбия-белем бирү процессын оештыру белән шөгыльләнә
башлый, үз коллегалары өчен ачык дәресләр, семинарлар һәм күмәк консультацияләр үткәрә. Педагог-лар киңәшләшеп эшләгәнне яраталар, шуңа күрә иҗат төркемнәре, дискуссияләр, түгә-рәк өстәлләр кебек методик эш формалары аеруча уңай нәтиҗә бирә.
Тәрбия бирү ул - иң әүвәл үзеңә, ә аннан соң башкаларга йогынты ясау дигән сүз, шуңа күрә тормыш, ирешелгәннәр белән генә чикләнмичә, камилләшергә, белемне күтәрергә мәҗбүр итә. Көн саен нинди дә булса яңалыкны үзләштереп, файдалы мәгълүматлар алып, Альбина Рәшитовна аларны башта үзе җентекләп өйрәнә һәм аннан соң коллегаларына җиткерә.
Заманча мәгъ-лүмат-компьютер технологияләренә ия булган педагог үз тәҗрибәсен башкалар белән дә теләп уртаклаша, аларның осталыгын һәм иҗат активлыгын үстерүгә зур игътибар бирә. Эчкерсез һәм ачык күңелле булганы, коллектив белән уртак тел табып эшли белгәне өчен алар аңа хөрмәт-ихтирам белән карыйлар.
Альбина Дәүлә-това гомере буе балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән әнисе Наҗия Шиһап кызының юлын сайлаган. Гаиләдә кечкенәдән үк әхлакый тәрбия алып, Альбина Рәшитовна бик мөһим һәм кирәкле һөнәрләрнең берсен сайлый, Яр Чаллы педагогия институтын уңышлы тәмамлый. Тупланган белемен һәм тәҗрибәсен ул бүгенге көндә үз гаиләсендә дә нәтиҗәле файдалана - ире Дамир белән алар бер кыз һәм ул үстерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев