Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Татар кызы-2015» Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесенә бүләккә автомобиль тапшырдылар

Чиләбе каласында кичә үткәрелгән "Татар кызы-2015" Бөтенроссия гүзәллек һәм сәләтлелек конкурсы финалы җиңүчене билгеләде.

11 төбәкнең 12 чибәр, булдыклы һәм талантлы татар кызы арасыннан җиңүче "Трактор" боз аренасында 7 меңлек тамашачы алдында гала-концертта игълан ителде, дип бүген кич хәбәр итте "ЧилябинскСегодня" Чиләбе өлкәсе Хөкүмәте матбугат үзәгенә сылтама белән.

Финалда ТР Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендә Татарстан делегациясе катнашты. Кызлар исә үзләренең генә түгел, аларны сайлап җибәргән Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Марий Эл Республикаларыннан, Төмән, Томск, Түбән Новгород, Ульяновск, Кемерово, Чиләбе өлкәләре, Пермь крае кебек төбәкләрнең дә данын яклады. Чиләбе өлкәсеннән анда 2 кыз катнашты, Татарстаннан исеменнән - Түбән Кама кызы Миләүшә Морзаханова. 8 кешелек жюри рәисе Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы җитәкчесе, Чиләбе өлкәсе закон чыгару органы депутаты Лена Колесникова булды.

Конкурс финалында, милли костюмнар күрсәтүдән тыш, Чиләбедән рәссам-модельер Лилия Васильеваның "Татар кызы-2015" конкурсына подиум өчен махсус иҗат ителгән күлмәкләр коллекциясен күрергә мөмкин булды.

Конкурсның мәдәни өлешендә танылган җырчылар Ринат Ибраһимов, Эльмира Кәлимуллина, Сәидә Мөхәммәтҗанова, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, "Артур һәм Марат" дуэты тамашачыны милли җырлар, биюләр белән сокландырды.

Конкурста җиңү яулаган кыз "Лада" автомобиленә һәм кулдан эшләнгән энҗе, кыйммәтле ташлар белән бизәлгән, алтын йөгертелгән күчмә таҗга ия булачак иде. Нәтиҗәдә, төбәк этапларында җиңү яулап, Чиләбедә үзен күрсәткән 12 кыз арасында Пермь крае Бардым районы Алинә Аптукова шушы бүләкләргә лаек дип табылды. Алинә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институтында "Музыка" буенча белем алган. Казанда укыганда "Ләззәт" төркеме белән чыгыш ясаган, гастрольләрдә булган. Төркем таркалгач, туган ягына кайтып, вокал буенча укытуга керешкән.

Бу уңайдан шуны билгеләп үтик: "Татар кызы-2015" конкурсы сайтында 12 кыз турында мәгълүмат урнаштырылып, алар өчен тавыш бирү оештырылды. Нәтиҗәдә, иң күп тавыш Татарстанның Түбән Кама каласыннан Миләүшә Морзахановага бирелде - 3452 тавыш, аннан соң Чиләбедән Алия Абсәламова 2194 тавыш, Ульяновскидан Ләйсән Усманова 1530 тавыш җыйды һ.б. Конкурс җиңүчесе Пермь төбәгеннән Алинә Аптукова 392 тавыш җыеп, ул тавышлар саны буенча 7 нче урында иде.

Чыганак: matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев