Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сталинград өчен көрәш – батырлык һәм каһарманлык символы

Иртәгә, 2 февральдә, Бөек Ватан сугышындагы иң авыр көрәш тәмамлануга 70 ел тула.

Сталинград көрәше совет халкының батырлыгы һәм каһарманлыгы символы булып тора. Ул 1942 елның 17 июленнән 1942 елның 2 февраленә кадәр бара. 200 көн һәм төн барган аяусыз көрәш совет гаскәрләренең җиңүе белән тәмамлана. Гитлер өченче рейхта өч көнлек матәм игълан итә, ә "Сталинград" сүзе совет армиясенең ныклыгы һәм совет солдатының батырлыгы синонимына әверелә.
Район газетасы архивында 2003 елның 13 сентябрендә чыккан санда без Бухарест Гариповның Сталинград сугышында катнашкан Мөсәгыйть Хәбиров турындагы "Ватан солдаты" исемле мәкаләсен таптык. Ул мәкаләдә түбәндәге юллар бар:
"1942 елның 19 ноябре. Бөек Сталинград сугышының башы. 28нче армиянең укчы полкы урнашкан фронт участогында барысы да көрәшкә әзер. Ләкин беренче көрәштә үк Мөсәгыйть хезмәт иткән ротаның һөҗүме бастырыла. Немец пулемёты аларга каршы ут ача. Рота командиры снайперлар Савченко, Феличёв һәм элемтәче Хәбировка дошманның пулемёт ноктасын юк итү бурычын куя. Алар приказны үтиләр, ул вакытта гомерләре кылга гына эленеп тора. Пулемёт уты белән немец Хәбировның аркасындагы капчыгын "алып китә", ләкин солдатның тәнендә тырналган урын да булмый. Рота һөҗүмгә күтәрелә, һәм аны инде беркем дә туктата алмый. Командирның боерыгын үтәгән өчен, Мөсәгыйть Хәбиров солдат өчен иң кадерле бүләк - "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнә".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев