Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сайлау участогында яшь гаиләне тәбрикләделәр

Бүген Татар Томбарлы авылы мәдәният йортында урнашкан 1046нчы сайлау участогында 23 яшьлек Илдар Миңнеәхмәтовның килүен көтеп алдылар. Моңа кадәр катнашканы булса да, Илдарның сайлауга гаилә башлыгы статусында беренче тапкыр килүе.

Җомга көнне Гүзәл һәм Илдар Миңнеәхмәтовлар тантаналы шартларда никахларын рәсмиләштергәннәр, бөтен йолаларны үтәп туй үткәргәннәр. Җирле традицияләр буенча туйның икенче көнендә дә бәйрәм дәвам иткән. Шуңа күрә сайлау участогына барып тавыш бирүне Бердәм тавыш бирү көненә калдырганнар. Гадәттә авылда бөтен кеше бер-берсенең хәлен, эш планнарын белеп тора, сайлау комиссиясе әгъзалары да яшь парның тавыш бирергә иртәнге сәгать уннан соң килергә җыенганын белгәннәр, бу турыда безгә дә хәбәр иттеләр.

Илдар белән Гүзәлне алар мәдәният йорты каршына чыгып, “Пар балдаклар” җырын яңгыратып каршы алдылар, никахлашу көне белән котлап, бүләк тапшырдылар. Туйдагы хис-кичерешләрдән айнып бетмәгән яшьләр өчен бу көтелмәгән сюрприз булды.

Алар җитәкләшкән килеш сайлау участогына үттеләр, Илдар өчен икәү бергә сайладылар. Аннары яшьләр Баулыга юл тотты, Гүзәлнең тавыш бирү участогына.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев