Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Рамазанга әзерме?

Мөселманнарның ел буена көткән ае — Рамазан ае башлана. Аңа әзерлек ничек булырга тиеш соң?

Рухи яктан әзерлек. Безгә тәүбәгә килергә, истигъфар кылырга кирәк. Бу вакытта изге ай башлангач, без бөтен Аллаһы Тәгаләдән гыйбадәтләребезне дә чиста һәм тыныч күңел белән башкара алачакбыз. 

Дога кылу. Рамазанны сау-сәламәт, аек акыл һәм ныклы иман белән каршы алуны, изге эшләр башкаруны  ялварып сорау.

Рамазан ае якынлашканга сөенү. Чөн­ки бу айда Аллаһы Тәгалә мөэмин-мөсел­маннарга шулкадәр күп саваплар бирә, ул савапларның микъдарын, никадәр күп булуын Аллаһы Тәгаләнең Үзеннән башка берсе дә белә алмый. 

Узган елны төшереп калдырган ураза көннәрен Рамазан җиткәнче тотып бетерү. Әгәр дә узган елны ниндидер сәбәп аркасында Рамазан аенда ураза тотмаган көннәрегез калган икән, аларны башка көннәрне тотып бетерергә кирәк. 

Гыйлем туплау. Рамазан ае турында бе­лемнәрне арттырыйк. 

Эшләрне төгәлләү. Рамазан аенда гый­бадәт кылырга комачаулый торган барлык эшләрне дә изге ай башланганчы тәмамлап куярга тырышырга кирәк. 

Өйдәгеләргә ураза тотуның фазыйләтләре турында аңлату. Бу балаларыбызны кечке­нәдән иманлы итеп үстерергә ярдәм итә. Хатынына, аңлый алу яшендә булган балаларына вәгазьләр сөйләү, дәресләр бирү — һәр мөселманның вазифасы.  

Коръән уку. Мөсел­маннар Рамазан аенда өстәмә намазларда уку өчен Коръән сүрәләрен өйрәнәләр, ка­бат­лыйлар.

 Ниятләп кую. Ниятең нинди — әҗере шундый. Бу Рамазанны әзерлек белән сөенеп каршыларга, кулдан килгәнчә файдалы итеп үткәрергә ниятлибез. 

Һәрберебезгә дә Рамазан аена ныклы әзерлек белән керергә, бу изге айны күрергә насыйп булсын. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны кабул итсен.

 

Дамир хәзрәт Әхмәтов, имам-хатыйб

Чыганак: yanarysh.ru
Фото:www.marimedia.ru 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев