Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мөселманнар Яңа ел каршылый

Һиҗри Яңа ел - Һиҗри тәкъвиме буенча Ислам динендә билгеләнгән бәйрәм. Ул беренче мөхәррәм көнне билгеләнә. Бәйрәм Ислам дөньясында зур тантана белән билгеләнмәсә дә, күп кенә мөселманнар бу көнне мәҗлесләр үткәрә, бүләкләр тапшыра, кунакларга йөри.

14 октябрь көнне без яңа айга - мөхәррәм аена гына түгел, яңа 1437 һиҗри елына аяк басабыз. Мөхәррәм аеның беренче көнендә ураза тоту саваплы була, әмма бу башка айларның беренче көннәрендә дә каралган.
- Чыннан да, һиҗри ел башы, изге мөхәррәм ае Раббыбыз Аллаһның шигаре. Әгәр без тәкъвалылардан булырга теләсәк, бу айны олыларга тиеш. Әмма аның хикмәтләрен, хасиятләрен белмичә тиешлечә олылап булмый, ди Татарстан Диния нәзарәте дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров. Бу хакта түбәндәгеләрне бәян итеп узды:
- Мөхәррәм ае - изге ай. Бу айда кылынган гамәл-гыйбадәтләребезнең, игелекле эшләребезнең әҗер-савабын Аллаһы Тәгалә бик күп мәртәбәләргә арттыра һәм аның хакыйкый әҗерен без Аллаһ Раббыбыз хозурындагы Кыямәт көнендә генә аңлаячакбыз. Ләкин, шул ук вакытта, адәм баласы гөнаһ кылса, аның гөнаһлары өчен дә җәза булачак. Шуны истә тотсак иде. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: "Киләсе елның Мөхәррәм аен күрә алсам, һичшиксез, ураза тотар идем", - дип әйтә торган булган. Газиз дин кардәшләрем! Менә безгә Аллаһ Раббыбыз быелгы Мөхәррәм аен күрергә насыйп иткән икән, ураза тотып, гамәл-гыйбадәттә булып, Раббыбызның чиксез рәхмәтенә - шушы дөньяның да, ахирәт тормышының да бәхет-сәгадәтенә ирешергә һәркайсыбызга да насыйп булса иде.

Чыганак: intertat.ru

Фото: ru.esosedi.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев