Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җинаятьчеләрне яклап, үзләре суд эскәмиясенә утырдылар

Исергәп авылында яшәүче ике кеше, ялган күрсәтмәләр биргән өчен, җинаять җаваплылыгына тартылдылар.

2011 елның 22 мартында Баулы шәһәр судында РФ Җинаятьләр кодексының 161нче маддәсенең икенче өлешенең "а" һәм "г" пунктларында күздә тотылган җинаятьне эшләүдә гаепләнүче (алдан килешү буенча көч кулланып талау) С.Хәйруллинга һәм А.Нәгыймовка карата җинаять эше тикшерелде. Әлеге җинаятьтән зыян күргән 21 яшьлек Илдус Ногъманов һәм 27 яшьлек Булат Нәбиевтан судта сорау алынды. Икесе дә ялган күрсәтмәләр биргән очракта җинаять җаваплылыгы көтәчәге турында кисәтелделәр. Ләкин, суд соңыннан ачыклаганча, И.Ногъманов һәм Б.Нәбиев, хөкем ителүчеләргә җинаять җаваплылыгыннан котылып калырга ярдәм итү максатыннан, чынбарлыкка каршы килә торган күрсәтмәләр бирделәр.
2012 елның 20 гыйнварында И.Ногъманов һәм Б.Нәбиев, узган суд процессында ялган күрсәтмәләр биргән өчен, үзләре үк суд каршына бастылар. Алар икесе дә белдерелгән гаепләү карары белән килештеләр һәм суд карарын суд тикшерүеннән башка, аерым тәртиптә чыгару үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр.
Суд И.Ногъмановның һәм Б.Нәбиевнең элек хөкем ителмәгән булуларын, үз гаепләрен тулысынча танып, үкенүләрен белдерүләрен искә алып, аларның һәркайсына дәүләт файдасына 6000шәр сум штраф билгеләде.
Гражданнар шуны онытмасыннар иде: судта яисә башлангыч тикшерүләр производствосы барышында күрәләтә ялган күрсәтмәләр бирелсә, РФ Җинаятьләр кодексының 307нче маддәсе буенча, сиксән мең сумга кадәр штраф яисә хөкем ителүченең алты айга кадәрге чоргы хезмәт хакы яисә башка керемнәре күләмендә штраф яки йөз сиксән сәгатьтән ике йөз кырык сәгатькә кадәр төзәтү эшләре яисә өч айга кадәр кулга алу карала. Ләкин шаһит яки зыян күрүче сорау алу, башлангыч тикшерү һәм суд каравы барышында биргән күрсәтмәләрнең ялган булуы турында белдерсә, җинаять җаваплылыгыннан азат ителә.

Р.ГОБӘЕВ,
Баулы шәһәре прокуроры ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев