Бәрәңге черемәсен өчен ни эшләргә?
Озын кыш буена ничек сакларга? Әлеге һәм башка сорауларга күпмедер күләмдә ачыклык кертү максатында, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәренә мөрәҗәгать итәргә булдык.
Белгечләр әйтүенчә, бәрәңгегә аеруча зур зыян салучы авырулардан котылу өчен иң элек аны ел саен бер үк урынга утыртуны чикләү кирәк. Өе янында 20-25 сутый җир кишәрлеге булганнарга, бәрәңгене бакчаның бер өлешенә генә утырту яхшы нәтиҗә бирә. Ә инде мондый мөмкинлек юк икән, бәрәңге уңышын җыеп алгач та, анда төрле сидерат үләннәр, шул исәптән ак гәрчич, люпин, кузаклы культуралар чәчәргә кирәк. Болай иткәндә, бәрәңге авырулары, шул исәптән быел теңкәләргә тигән фитофтороз, төрле черек авырулары таралып китә алмый. Башка чара булмаганда, көзге арыш чәчәргә дә мөмкин, ди белгечләр. Бәрәңге уңышын җыеп алырга атна чамасы алданрак сабакларын чабып яки урып чыгу киңәш ителә. Авыру таралмасын өчен сабакларны 5 процентлы бакыр купоросы эремәсе яки минераль ашлама сыекчасы белән эшкәртү кирәк.
Бәрәңгене сакларга куяр алдыннан 10-15 көн дәвамында салкынча, ышык урында тоту мәслихәт. Кояш нурлары үтеп, йомшармасын өчен, бәрәңгене ни белән булса да томалыйлар. Ачык урында калып, йомшарган бәрәңгегә агулы матдәләр тупланырга мөмкин. Бәрәңгеләрне мөмкин кадәр җентекле итеп аралап, чирле яки черегәннәреннән арындыру мөһим.
Черү ихтималын алдан белү өчен кайберәүләр полиэтилен пакетка 10-20 бәрәңге салып, ике атна тота. Әгәр бу вакыт эчендә яхшы сакланган булса гына, бәрәңгене кышлыкка калдырып була. Бәрәңге базы, идән асты яки башка төр саклау урыннарын 10 литр суга 200 грамм аш тозы салынган сыекча, агач диварларны известь белән эшкәртеп чыгу да бәрәңгенең сакланышына яхшы тәэсир итә. Саклау урыны җиңелчә җилләтелергә һәм һава температурасы 4-6 градустан артмаска тиеш.
Быел черү ихтималы күбрәк булганга күрә, базга салыр алдыннан 100 килограммга 200 грамм исәбеннән бәрәңгегә акбур оны яки цемент сиптерергә мөмкин, ди белгечләр.
Чыганак: vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев