Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Браконьерлар җәзасыз калмый

Баулы районында соңгы бер ай вакыт эчендә өч браконьерлар төркеме тотылган, бу турыда “Хезмәткә дан” газетасына Татарстан биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Баулы районындагы хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге бүлеге начальнигы Азат Минһаҗев сөйләде.

Сентябрь ахырында район хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге бүлегенең җәмәгатьчелек инспекторлары, Ык елгасы яр буе зонасына патрульгә чыккач, өч ир-егетнең чәнечке ярдәмендә балык тотуына тап булганнар. Азат Минһаҗев сүзләренә караганда, көзен көннәр суытканда ерткыч балыклар сүлпән булалар, алар, йокымсырагандай, су төбендә хәрәкәтләнмичә диярлек утыралар, һәм браконьерлар өчен җиңел табыш була алалар. Мондый төр ау балыкчылык буенча закон тарафыннан тыелган, ләкин, шуңа да карамастан, Башкортстаннан килгән өч ир-егет шундый җиңел ысулны файдаланырга булганнар. Инспекторлар туктатканчы алар 14 балыкны чәнечке ярдәмендә тотып өлгергән булганнар.

Хокук саклау органнары вәкилләре тарафыннан аларга карата хокук бозу һәм ау коралларын алу турында беркетмә төзелгән. Браконьерлар үз гаепләрен таныганнар. Әлеге эш буенча административ тикшерү алып барыла.

Икенче очракта хокук саклау органнары вәкилләре, район торак пунктларын патрульләү барышында, Исергәп һәм Шәмәй авыллары арасындагы юлда шикле автомобильне туктатканнар. Автомашинаның алгы уң як ишеге яртылаш сүтеп алынган булуы тикшерүчеләрнең игътибарын җәлеп итә. Автомашинада өч Баулы кешесе утырган, аларның үзләре белән корылган мылтык һәм патроннары була.

Азат Минһаҗев әйтүенчә, автотранспорт чарасында хәрәкәт иткәндә мылтык корылмаган булырга һәм махсус чехолда булырга тиеш. Автомобильне караганда тагын яктылык юнәлтеп эзләү өчен фара да (шнуры белән) булуы ачыклана. Ир-атларның гамәлләрендә тәмамланмаган җинаять билгеләре күзәтелә. Аларның ау кораллары конфискацияләнә. Бу эш буенча административ тикшерү бара.

Өченче очрак Кырымсарай авылы янында теркәлгән. Юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре һәм Татарстан биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының җәмәгатьчелек инспекторлары автомобильне тикшерү вакытында машина багажнигында полиэтиленга төрелгән, эшкәртелгән, кыр кәҗәсе түшкәсен күрәләр. Автомашинадагы өч кешенең икесе Баулы районыныкы, берсе Бөгелмәнеке була, аларның үзләре белән бер винтовка, ике ау мылтыгы һәм патроннары була. Тикшерү вакытында ир-атларның берсе кыр кәҗәсен бүре дип белеп аттым дип, акланып карый, ләкин соңрак үз гаебен таный. Кыр кәҗәсе түшкәсе, ау кораллары, патроннар конфискацияләнә, тоткарланган кешеләр, тикшерү өчен, эчке эшләр бүлегенә китерелә.

Азат Минһаҗев сүзләренә караганда, Татарстан биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты инспекторлары, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, көн саен район буенча рейдларга чыгалар.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев