Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Белгечләр республика авылларында яшәүче ир-атларның көнкүрешен җентекләп өйрәнергә җыена

Ялгызак­ларны да энә күзеннән үткәрәчәкләр. Бу - Татарстанда гына түгел, ә ил күләмендә тәүге җитди тикшеренү икән.

Фәнискә - 45 яшь. Газы-суы кергән йорт-җире, яңа ук булмаса да, машинасы бар. Әмма хатыны юк. Бер мәртәбә дә өйләнмәгән картаеп баручы егет ул.

-Армиядән кайткач, үзем аякка басарга телә­дем. Көне-төне эшләдем. Шул арада минем яшьтәге кызлар кияүгә чыгып бетте. Хәер, аларның күбе­се болай да шәһәргә чыгып киткән иде. Инде менә тормышта барысы да төзек кебек, әмма өйләнмичә калдым, - ди ул, уфтанып.

Татарстан Фәннәр академия­сенең Гаилә һәм демография үзәге галимнәре ЗАГС идарәсе белән берлектә фәнни-тикшеренү проектын башлаган. Аның нигезендә авылда яшәүче ир-атларның тор­мыш-көнкүрешен өйрәнергә җыеналар. Белгечләр махсус анкета да төзегән. Аны районнарга таратканнар.

-Ир-атлар авылда төп­ләнеп калсын өчен нинди шартлар тудырырга кирәк, шуны белә­себез килә, - диде Гаилә һәм демография үзәге җитәкчесе Флера Илдарханова. - Ирләр шәһәрдән авылга күченергә риза. Ә менә хатын-кызлар кайтмый. Кайбер районнарда 40 яшькә җиткән ир-атлар гаилә кора алмый. Төп проблема әнә шул. Анкетада иллеләп сорау бар. Флера Илдарханова сүз­ләренә караганда, җавапларны өйрәнеп бетерү өчен ярты елга якын вакыт кирәк булачак. Алга таба нишләргә кирәк икәнен дә шуннан соң ачыклаячаклар.

Чыганак: vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев