Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы яшьләре мөселман форумына җыена

20-26 июль көннәрендә Болгарда Мөселман яшьләре форумы узачак.

Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сүзләренчә, узган елларда мондый форматтагы форум әле үткәрелгәне юк иде. Бу юлы чит илләрдән кунаклар киләчәк, бик күп төбәкләрдән яшьләр җәлеп ителә.

- Чараның форма бик үзенчәлекле. Яшьләр - ул безнең киләчәгебез. Яшьләребезнең уйлау рәвеше, омтылышлары нинди булуына карап, киләчәктә шуның җимешләрен күрәчәкбез, - дип билгеләде Рөстәм хәзрәт.

Форумда 18-30 яшьләрдәге 100гә якын кеше катнашыр дип көтелә. Заявкалар кабул итү әле төгәлләнмәгән, димәк, теләгән кеше, төбәк әле бүген дә гариза биреп, теркәлү уза ала. Татарстанның 45 районыннан яшьләр килүе турында икеләнмичә әйтәләр, шулай ук күрше Башкортстаннан теләк белдерүчеләр күп, дип билгеләп үттеләр. Моннан кала Россиянең башка төбәкләреннән дә катнашучылар булачак.

Мөселман яшьләре бер атна буе палаткалы лагерьда яшиячәк.

Һәрбер көн билгеле бер лозунг белән узачак. Әйтик, бер көн "Кунак коймагы", икенчесе "Әссәләмәгаләйкүм" дип атала.

Җыен кысаларында лекция-тренинглардан кала, осталык дәресләре, спорт чаралары, экскурсияләр уздыру да каралган, дип хәбәр итә Intertat.ru.

Фото: t.tatarile.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев