Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы яшьләре максатчан һәм тырыш

Татарстан, Франция һәм Бельгия белән ярышып, WorldSkills Competition бәйгесен уздыру хокукын отты. 2019 елдагы эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионаты Казанда үткәреләчәк.

Россия 2019 елда һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионатын Казанда кабул итәчәк. Мондый карарны халыкара жюри Сан-Паулуда WorldSkills International генассамблеясында кабул итте. Татарстан делегациясен республика лидеры Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. Үз территориясендә чемпионат үткәрү хокукы өчен Париж һәм Шарлеруа (Бельгия) да көрәште. Шулай да жюри әгъзаларының күбесе Казан өчен тавыш бирде.

Эшче һөнәрләрнең абруе күтәрелү, һичшиксез, икътисад үсеше белән бәйле, ә бу - республика җитәкчелеге һәм лидеры Рөстәм Миңнеханов куйган өстенлекле бурычларның берсе. Татарстан җитәкчелеге сәнәгать предприятиеләре һәм республика югары уку йортлары белән берлектә эшче һөнәрләрне популярлаштыру һәм үстерү өстендә эшли. Узган ел Татарстанда биш ресурслы үзәк оештырылды, быел тагын бишәү ачылачак. Республикада барлыгы 25 заманча ресурс үзәкләре ачу күздә тотыла. Хәзер коллиятләр һәм югары уку йортлары җирле товар җитештерүчеләре белән ныклы элемтәләр булдыра.

"Баулынефть" идарәсе предприятиесендә эшләүче хезмәткәрләрнең 30 процентын яшьләр тәшкил итә. 27 яшьлек нефтьче Айдар Мөкъсинов 3нче санлы нефть һәм газ чыгару цехында өч ел гына эшләсә дә, шул вакыт эчендә ул үзен җаваплы һәм намуслы хезмәткәр буларак күрсәткән.

- Мин промыселда технологик төркемдә нефть һәм газ чыгару операторы булып эшлим, шул ук вакытта цехның яшьләр лидеры да, - ди Айдар. - Биредәге хезмәт стажым күп булмаса да, карьера үсешем иң беренче чиратта үземнән торганын аңлыйм. Монда яшь белгечләр өчен һөнәри үсеш перспективасы гына түгел, үзеңне төрле юнәлешләрдә күрсәтү мөмкинлеге барлыгын да беләм. Бу буш сүзләр генә түгел. Эшләгән эшеңнән канәгать булу өстенә, финанс ягыннан да бәйсезлек тоясың. Мин яшьләрнең хезмәт эшчәнлеге белән беррәттән төрле бәйгеләрдә, КВНнарда, спорт ярышларында катнашырга да вакыт табуын күздә тотып әйтәм. Башка шәһәрләргә китәргә кирәк, анда яхшырак дип әйтүчеләр бар. Анда яхшырак буласын кем белә соң? Минем зур шәһәргә китәсем килми.

Айдар заманында җиңел атлетика буенча төрле ярышларда катнашкан, төрле шәһәрләрдә булган. Сәяхәтләрдә булып, ул шәһәрнең зурлыгы тормышта әһәмиятле роль уйнамаганын аңлаган. Иң мөһиме - үз юлыңны табарга һәм максатыңа таба барырга.

- Мин бәхетле! Эшемә сөенеп барам һәм иртәгәсе көнем өчен күңелем тыныч, - ди яшь белгеч.

Хәзер Айдар Мөкъсинов үзе кебек үк актив хезмәттәшләре белән бергә "Татнефть" компаниясенең Әлмәттә үткәреләчәк һөнәри осталык бәйгесенә әзерләнә. Егетләр көн саен полигонда шөгыльләнә һәм һөнәри осталыкларын камилләштерә.

- Мондый бәйгеләр өчен безне берләштерә. Алар - башка шәһәрләрдәге хезмәттәшләр белән аралашу мөмкинлеге дә тудыра, - ди Айдар Мөкъсинов. - Көн үтсенгә генә йөрмисең, кызыклы тормыш белән яшисең. Мин һөнәри осталык бәйгесендә инде икенче ел катнашам, миңа ошый. Бездә яшь белгечләрдән торган ныклы берлек оешты дип әйтергә мөмкин, һәм без иң яхшы нәтиҗәләргә генә омтылып эшлибез. Без сынатырга тиеш түгел. Предприятиебез җитәкчелеге безгә ышана.

Айдар быел "Баулынефть" идарәсенең яшь белгечләр мәктәбен тәмамлаган. Бөгелмә механика заводы базасында уздырылган механиклар семинарында җиңүгә ирешкән. Айдар Мөкъсинов - "Баулынефть" идарәсенең җиңел атлетика буенча җыелма командасы әгъзасы да.

- Бездә максатчан яшьләр хезмәт куя, - диде өченче промыселның нефть һәм газ чыгару мастеры Динар Гартфетдинов "Хезмәткә дан" газетасына. - Баулыда яшьләргә эш юк дип әйтүләре белән килешмим. Барысы да кешенең үзеннән, хезмәткә омтылышыннан тора. Без булмаган җирдә яхшырак дип әйтәләр бит, теләк кенә кирәк. Мин цехта инде дүрт ел эшлим, ике елын - мастер булып. Бөтен кеше өчен дә әйтмим, шулай да бездә читкә китәргә теләмәгән яшьләр күп. Нигә дип китәргә соң? Бездә үсеш өчен барлык шартлар да, эшләргә стимул бар.

Бүгенге көндә эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү мөһим, республика җитәкчелегенең эшчәнлеге дә шуңа юнәлтелгән. Эшче яшьләргә ярдәм күрсәтелә һәм аларга иртәгәсе көннәре өчен борчыласы юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев