Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авылның экологиясе яхшырачак

Кырымсарай авылында чистарту корылмасын төзү тәмамланган, канализация системасы тулысынча алыштырылган. Якын арада объект кулланылышка тапшырылачак.

Кырымсарайда канализация суларын утильләштерү мәсьәләсе күптәннән бар. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр күп еллар дәвамында халык җыеннарында әлеге проблеманы күтәрә иде. Канализация суларын утильләштерү мәсьәләсе җирле картлар һәм инвалидлар интернат-йорты җитәкчелеге өчен дә кискен торды. Район җитәкчелеге халыкның үтенечен ишетте һәм республика җитәкчелегенә җиткерде. Һәм Кырымсарай авылын Татарстан торак пунктларында канализация системасын модернизацияләү программасына кертү турында карар кабул ителде. 2018 елда проект-тикшерү эшләре башкарылды, 2019 елда чистарту корылмасын төзи башладылар.

Республикада үзәкләштерелгән канализация системасы булган авыллар күп түгел, бу уңайдан Кырымсарай авылы безнең районда беренче булды. Узган елның көзендә, чистарту корылмалары төзүгә махсуслашкан оешмалар көче белән, картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан алып, чистарту корылмаларына кадәр канализация линиясе һәм 56 канализация коесы төзелде. Чистарту корылмаларын төзү эшләренең беренче этабы да үткәрелде. Яз җиткәч, Кырым елгасы ярында (чистарту корылмалары шунда төзелде) эшләр кабат башланды.

  • Подрядчы оешма эшләрне намус белән башкарды. Район җитәкчелеге төзелеш барышын даими контрольдә тотты, Район башлыгы да объектка еш килде, – дип сөйләде безгә Кырымсарай авыл җирлеге башлыгы Дамир Шакирҗанов. – Объект барлык заманча таләпләргә туры килә торган корылмалар белән җиһазланды. Өстәвенә ул автоном, ягъни, ут беткән очракта да, генератор ярдәмендә эшли.

Чистарту корылмалары территориясе коймалап алынган һәм төзекләндерелгән. Биредә күптән түгел төзелеш эшләре барган, дип әйтерлек тә түгел. Хәтта куаклар да утыртылган.

Шушы көнәрдә биредә чистарту корылмаларын эшләтеп караганнар, нәтиҗәләре белән ике як та канәгать калган. Тиздән, берникадәр җитешсезлекләрне бетергәннән соң, объек кулланылышка тапшырылачак. Авылда әлеге объект төзелү нәтиҗәсендә ике яңа эш урыны барлыкка килгән, бүгенге көндә бу да бик актуаль. Шулай да әлеге эшнең төп нәтиҗәсе экологияне яхшырту булырга тиеш.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев