Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авылга шундый егетләр кирәк

Ел саен 10 ноябрьдә Бөтенроссия яшьләр көне билгеләп үтелә.

Бөтендөнья яшьләр көне Бөтендөнья демократик яшьләр федерациясенә (ВФДМ) нигез салыну уңаеннан булдырыл-ган. Әлеге вакыйга 1945 елда Лондонда Бөтендөнья яшьләр конференциясендә булган. Анда 60тан артык милләттәге, төрле сәяси карашлар һәм дин тарафдарлары булган яшьләр җыйналган. ВФДМ тынычлык, яшьләр хокуклары, халыклар бәйсезлеге өчен, фашизмга, расачылыкка каршы көрәш алып бара.
Безнең районда тынычлык һәм яшьләр хокуклары өчен ялкынлы көрәшчеләр юк, ләкин, бәхеткә каршы, игътибарга лаек шәхесләр бар. Шәһәрдә генә түгел, ә авыл җирендә дә. Әнә шундый актив яшьләрнең берсе белән без Потап-Томбарлы авылында таныштык. Ул - Сергей Борисов.
27 яшьлек Сергей берничә белгечлек үзләштерергә өлгергән. Югары юридик һәм икътисади белем алган, авыл җирлеге Советы депутаты булган. Соңгы дүрт елда ул "Березовские зори" ЧҖҖда хезмәтне саклау буенча инженер булып эшли. Төп хезмәт бурычларыннан тыш, хуҗалыктагы башка эшләрне дә башкара. Мәсәлән, узган урып-җыю кампаниясендә, эшче куллар җитмәү сәбәпле, КамАЗ машинасында басудан ындыр табагына ашлык ташыган.
- Мин авылыбыз тормышына битараф түгел, шуңа күрә узган ел депутатлыкка үз кандидатурамны күрсәттем, авылдашларымның күпчелеге мине яклап чыкты. Үз округымдагы төрле мәсьәләләрне хәл итүдә катнашам, чөнки үзем дә шунда яшим һәм проблеманы якыннан күрәм. Авыл тормышы кешедән күп мәсьәләләрне аңлауны, аларны хәл итү юлларын табуны таләп итә. Мин үз алдыма һәрвакыт шундый максат куйдым.
Бала чакта шәһәр тормышының тәмен татысам да, авыл тормышы миңа күбрәк ошый. Потап-Томбарлыда мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты бар, спорт белән шөгыльләнергә була, экологиясе чиста. Нигә мин шәһәргә китим? Көннәр буе телевизор һәм компьютер каршында утыру минем холкыма туры килми. Әлбәттә, бүгенге көндә авылда яшьләр аз. Алар, заманча тормышны сайлап, шәһәрләргә омтылалар һәм бу күпчелек очракта аңлашыла. Ә безнең бурыч, эш урыннары булдырып, әлеге күренешкә чик кую. Эш бар икән - үсеш тә булачак. Хәзер дәүләт авыл хуҗалыгына ярдәм күрсәтә башлады. Ялкау булмаган, актив тормыш позициясе белән яшәгән кешеләр авыл җирендә югалып калмаячаклар, - дип уртаклашты Сергей Борисов үз фикере белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев