Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Поздравления

Хөрмәтле баулылар!

04 ноября 2019, 06:00

832

0

0

Хөрмәтле баулылар!

Сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән тәбрик итәм!

Әлеге бәйрәмнәр тирән рухи һәм тарихи тамырларга ия. Алар халыклар бердәмлеген, милләтенә, диненә, социаль статусына, яшенә карамастан, зур ил гражданнарының бердәмлеген символлаштыра. Бүген дә республиканың уңышы һәм чәчәк атуы безнең бердәмлеккә, Конституцияне үтәүгә, җаваплылыкка һәм үзара хөрмәткә бәйле. Бары тик бердәмлектә генә, һәркем үз өлешен кертеп, теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп чыга, иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итә, балаларыбызны, оныкларыбызны лаеклы киләчәк белән тәэмин итә алачакбыз.

Чын күңелемнән барыгызга да ныклы сәламәтлек һәм иминлек, туган республикабызның алга таба үсеше һәм чәчәк атуы өчен хезмәт итүегезне телим. Илебездә һәрвакыт тынычлык, татулык һәм бердәмлек булсын!

Рамил ГАТИЯТУЛЛИН,

Баулы муниципаль районы башлыгы

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев