Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Конкурсы

Римма Нагимова, Бавлинский район

12 апреля 2021, 15:03

195

0

0

Начало конкурса: 12 апреля 2021

Стихи Риммы Нагимовой.

Газиз телем

Бишектән күңелгә сеңгән-

Моңлы татар телем.

Сандугачлар җырга салган-

Изге туган телем.

 

"Әннә"дип, телем ачылган-

Минем матур телем.

Әбиемнәр дога кылган-

Динле татар телем.

 

Шанлы бөек татар халкым

Күккә чөйгән телем.

Җырлары дөньяга җиткән-

Күркәм туган телем.

 

 

Данлы татар теле

Бабамнар аралашкан

Горур татар телендә.

Тукай телен өйрәтеп,

Яшим татар илендә.

 

Михнәт-җәберне күргән

Данлы татар теленә

Милләттәшем йөзеннән

Кадер-хөрмәт беленә.

 

Идегәй дан җырлаган

Иске татар сүзенә.

Туры сүзле үз халкым

Бәреп әйткән йөзенә.

 

Телем булсын бүләгем-

Табып-баккан балама.

Иман камил буламы

Онык дәшсә алама?

Тукаем көч бирә

Туган телем- Тукай теле

Көч бирә ул минем телемә.

Тукай яши минем йөрәгемдә

Нур балкытып татар иленә.

 

Язлар, язлар булмас ташкыннарсыз,

Ямьле булмас җәйләр тургайсыз.

Алга үсә хәзер татар теле,

Яшәгән юк безнең Тукайсыз.

 

 

Горур туган телем

Газиз туган телем! -

Кол Галидән килгән тел.

Җирдә матур телем! -

Яратам мин, шуны бел.

 

 

Моңлы туган телем! -

Тукайлар данлаган тел.

Серле татар телем! -

Илһамнар җырлаган, бел.

 

Горур туган телем! -

Ассалар да яшәр тел.

Сихри татар телем! -

Сабый теле ачылган тел.

 

Уйлыйм туган телемдә,

Көйлим бабамнар телендә.

Сөйлим татар телендә,

Укытам Тукай телендә.

 

Моңнарым үз телемдә

Яңгырыйлар җир йөзендә.

Көннәрем үз телемдә

Үтәләр язын, көзен дә.

 

Өйрәник туган телне!

Туган телемнең серләрен

Ачам бар укучыларга.

Тукай теле йөрәкләрдә -

Җитәчәк ерак гасырларга.

 

Әй туган телем, байлыгың

Җитми алтын-көмешкә.

Телгә мәхәббәт орлыгын

Чәчү төште минем өлешкә.

 

Камил белсәң татар телен,

Иркен гизәрсең илләрне.

Аралашсаң туган телдә,

Аңларсың син төрки телләрне.

 

Кадерлик без телебезне-

Җәберләргә ирек бирмик.

Әби-бабай, милләт телен

Ихлас йөрәктән без өйрәник.

Запись успешно добавлена!

Запись будет опубликована в ближайшее время, после проверки модератором.

Информация для участия в конкурсе, отобразится на сайте
Фотография успешно добавлена!
Галерея успешно добавлена!
Информация для связи с участником, видна только редакции

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев