Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Зәлия Хәбирова: “Безнең гаиләдәге ирләр Ватанга хезмәт итүдән курыкмыйлар”

Ташлы авылында гомер итүче Зәлия Рәшид кызы һәм Зәйтүн Әнвәр улы Хәбировлар гаиләсенең тормышы төрле сикәлтәле юллар аша үткән. Язмыш аларны төрлечә сыный. Илебездәге меңләгән әти-әни кебек үк, алар да улларын махсус хәрби операциядән исән-сау кайтуын көтәләр.

Гаиләнең бәхетле мизгелләре
– Мин үзем Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә туганмын. Әнием астма белән авыру сәбәпле, мин кечкенә чакта ук безнең гаилә Үзбәкстанга күчеп киткән, – дип искә алды Зәлия ханым. – Ә әбием Ташлыда яши иде, без анда еш кайтып тордык. Зәйтүн белән мин кечкенәдән таныш дип әйтсәм дә ялгыш булмас. Ул – Ташлыда туып-үскән егет. Әмма безнең очрашу һәм гашыйк булу кинәт кенә булды. Баулы универмагына килгән идем, шуннан чыгып барганда ишектә каршыма Зәйтүн очрады. Шуннан бер-беребезгә карадык та, сүзсез генә аңладык бугай: бер-беребезгә гашыйк булдык та куйдык. Аннары Зәйтүн кич белән үк мине клубтан озата кайтты. 
Яшьләр өйләнешү белән дә Үзбәкстан якларына китеп төпләнә. Анда, гаиләне тулыландырып, кызлары Лилия, уллары Айрат туа. 
– Туган җир кадерле дә, якын да, без 1991 елда кире Ташлыга кайттык. Ул вакытта Лилиябез – 3нче класста, Айратыбыз балалар бакчасына йөри иде. Әти-әниләребез ярдәме белән йорт салдык һәм 1993 елда җиткереп чыктык. Балалар, Ташлыдан йөреп, Александровка мәктәбендә укыдылар. Айратыбыз кечкенә чакта ук шук, сабыр, шулай да бик тәвәккәл бала булып үсте, һәрвакыт дөреслек яклы иде. Кечкенәрәк вакытта хәтта үзенә зуррак әйберләр алырга да рөхсәт итми иде. Аның үзенең “Үскәч, мин үзем алам!” дигән сүзе бар иде. 
Чынлап та, Айрат бик тырыш, сабыр, шул ук вакытта үҗәт ир-егеткә әверелә. Һәр эшне вакытында эшләүчән, якыннарына авырлык китерми генә яшәү рәвешен үз итә.
– Айратның кечкенәдән килгән бер матур гадәте бар: күрше-тирәне көненә ничә тапкыр күрсә дә, алар белән исәнләшмичә калмый. Эчкерсез инде шундый, – ди әнисе аның турында. – Мәктәпне тәмамлагач, Октябрьский шәһәренең нефть техникумына укырга керде, анда ике ел укыды да, минем һөнәр түгел бу дип, һөнәри училищега яңадан укырга керде. Аннан аппаратчы һөнәрен үзләштерде. Баулыда бераз эшләде дә 2006 елда армия сафларына чакырылды. Казанда гына хезмәт үтә дип сөенгән идек, бер елдан соң аларны Чечняга озаттылар. Бик борчылдык. Анда ике ел хезмәт үтеп, 2009 елда гына кайтты. Нефтьче булып эшләде, аннары гаилә корды. Айрат белән Сөмбел киленебезнең туйларын Сабантуй көне алдыннан үткәрдек. Бик күңелле булды. Киленебез озак еллар инде балалар бакчасында эшли, безгә Азалия исемле оныгыбызны бүләк иттеләр. Менә шулай тыныч кына яшәп ятканда...

Хәрби контракт
– Узган ел февраль аенда Айрат контракт килешүенә кул куйган. Март аенда махсус хәрби операция барган зонага китте. Мин бик авыр кичердем бу хәбәрне, чөнки күптән түгел генә кызыбыз Лилияне мәңгелеккә югалткан идек. Бөтен уем шул булды: мин хәзер ике баламны да югалтыйммы? Әле Лилиямне югалту хәсрәте дә яңа иде. Кызыбыз “Иволга” да шәфкать туташы булып эшли иде. Яңа гына йорт салып чыкканнар иде. Ул йортта ел ярым тирәсе генә яшәп калды ул. Шулай итеп, 2020 елгы короновирус пандемиясе безнең гаиләбезне дә ятим итеп китте. Өч оныгыбыз әнисез, без кызсыз калдык. Менә шул хәлләрдән соң ничек тыныч кына җибәрә алам инде мин икенче баламны да... Юк инде, тыңламады, гомумән, безнең Айрат шундый инде, үз сүзендә тора, уйламыйча бер эшен дә эшләми. Килешмичә чараң калмый. Югыйсә, киленебез дә аның китүенә бик каршы иде. Шулай итеп, 6 март көнне контракт нигезендә китте дә барды. 
– Мин аның шулай китәсен сизеп, белеп йөрдем, чөнки махсус хәрби операция башлану белән, миңа гел әйтә килде: “Без туган җирне сакларга, якларга тиеш”, – дип. Барысыда яхшы булыр дип сүз бирде, – дип сөйли тормыш иптәше Сөмбел.

“Чәк-чәк”
– Хәрбиләр, бару белән, бер-берсенә кушамат тагалар икән. Безнең улыбызныкы – “Чәк-чәк”, – дип елмая Зәлия ханым. – Кызык кына килеп чыкты ул. Мин дә, кодагый да ул киткәндә чәк-чәк пешереп җибәргәнбез һәм ул иптәшләрен шул чәк-чәк белән сыйлаган. Күрәсең, аларга күчтәнәч ошаган һәм Айратка шул мизгелдә үк “Чәк-чәк” позывное ябышып калган. Ул үзе дә чәк-чәк, бавырсак ярата.

Батыр ярасыз булмый 
– Бүгенге көндә алар Авдеевка тирәсендә. Айрат эвакуация бригадасында хезмәт итә, КамАз машинасында эвакуаторда йөри, – дип сөйли Залия Хәбирова. – Бер тапкыр яраланды. Безне борчымас өчен әйтмәгән дә, әйттермәгән дә. Мин ул шалтыраткан саен күңелем белән сизә идем, чөнки бик нык ютәлли иде. Яралары куллары һәм күкрәк тирәсендә булган. Госпитальдән күчә-күчә, Самара госпиталенә кадәр кайтты һәм реабилитация үтте. Әмма ютәле бетмәде, ниндидер кыйпылчыклар калган, дип әйттеләр. Шулай кире фронтка китте. Бүгенге көндә дә без бер шалтыратудан икенче шалтыратуны көтеп яшибез. Ялга кайткан вакытында да алдан әйтми ул. Кайткан саен миңа орхидея гөлләре алып кайта. Иң авыры – кире озатып җибәрү инде. Кочаклап елыйм үзен, аннары, исән-сау кайтуын теләп, догалар укыйм. Шулай ук үземнең әнием Әнвәрия, Айратның әбисе була инде, 84 яшендә, ул һәрвакыт дога кылып, балаларның исәнлеген тели. 
Бүгенге көндә гаилә генә түгел, авыл һәм ил буйлап җыелган гуманитар ярдәм хәрбиләргә зур терәк, ышаныч уята. Зәлия ханым сүзләренчә, алар улларына исемле посылкалар җибәреп торалар.
– Авылдашларга, таныш-белешләргә дә зур рәхмәт, булышып торалар. Үзем дә авылда оештырылган гуманитар ярдәм әзерләү чараларында катнашырга тырышам, – ди әни кеше. – Берничә тапкыр мәдәният йортына җыелышып, кулдан токмач кистек, кәбестә тозладык, җылы оекбашлар бәйләдек, акчалар җыйдык. Безнең күчтәнәчләрнең барып җитүен ишеткәч, тагын да рәхәт, димәк, тырышуыбыз юкка түгел, барысы да хәрбиләргә барып ирешә. Күптән түгел генә район башлыгы Ильяс Гозәеров шәхсән үзе барды, хәрбиләр белән аралашып, һәрберсенең хәлен белеп чыккан. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев