8 март 2025 яңалыклары
-
Баулылы укытучы булып туган
Хатын-кыз гаилә учагын саклап кына калмый, һөнәри өлкәдә дә уңышларга ирешә. Шундый уңган-булган гүзәл затларның берсе – Фәнис Яруллин исемендәге Кызылъяр мәктәбендә 44 елга якын математика фәненнән белем бирүче Сәвия Сәхибуллина. Аның турында сүз чыкса, укучылары бертавыштан, әйбәт укытучы, дип әйтәләр. Сәвия Миңневәлиевна тирән белемле, замана белән бергә атлаучы укытучы гына түгел, уңган хуҗабикә, зирәк тормыш иптәше дә.
-
Зәлия Хәбирова: “Безнең гаиләдәге ирләр Ватанга хезмәт итүдән курыкмыйлар”
Ташлы авылында гомер итүче Зәлия Рәшид кызы һәм Зәйтүн Әнвәр улы Хәбировлар гаиләсенең тормышы төрле сикәлтәле юллар аша үткән. Язмыш аларны төрлечә сыный. Илебездәге меңләгән әти-әни кебек үк, алар да улларын махсус хәрби операциядән исән-сау кайтуын көтәләр.
-
Хөрмәтле хатын-кызларыбыз!
Сезне ихлас күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм! Язның тәүге бәйрәме табигатьнең уянуын, бар тереклекнең яшәрүен гәүдәләндерә һәм хатын-кызларыбызга карата булган хөрмәт хисләрен тагын да арттыра төшә.