Тулай торакка экскурсия
Аграр көллият тулай торагында республика программасы буенча капиталь ремонт дәвам итә. Ул март аенда башланган иде. Яңартыла торган бинада шушы көннәрдә авыл җирлекләре башлыклары өчен район башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров җитәкчелегендә экскурсия оештырылды.
Әлеге чараның максаты – авыл яшьләре арасында эшче һөнәрләрен пропагандалау һәм аграр көллият студентларының уңайлы яшәү шартларын күрсәтү. Район башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров авыл җирлекләре башлыкларына аграр көллияттә уку һәм тулай торакта яшәү шартлары турында мәгълүмат таратырга кушты.
Аграр көллияттә яңа уку елына эретеп ябыштыручы, контроль-үлчәү приборларын һәм автоматиканы көйләүче слесарь, пешекче-кондитер белгечлекләре буенча укучылар җыялар. Шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен штукатур һәм пешекче-кондитер белгечлекләре дә бар.
Аграр көллият директорының теоретик белем бирү буенча урынбасары Елена Теплова сөйләвенчә, ремонтка кадәр тулай торакта 85 кеше яшәгән, капиталь ремонттан соң бинада 120 кеше яши алачак. Һәр блокта душ кабинасы һәм санузел булган 2-3 бүлмә булачак, бүлмәдә икешәр кеше яшәячәк. Һәр катта кухня булачак, анда ризык әзерләргә, аны җылытырга һәм азык-төлек продуктларын сакларга мөмкин. Шулай ук кер юу бүлмәләре дә каралган.
Тулай торак әкренләп заманча төс ала, ремонтны августта тәмамлау планлаштырыла.
Фото: Айгөл Идиятуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев