Дәүләт янгын күзәтчелеге мәгълүматына караганда, ел башыннан Баулы районы территориясендә шәхси хуҗалыкларда 28 янгын чыккан.
Соңгы ике янгын 15-16 декабрьдә теркәлгән. Ут Баулы шәһәренең Яңа урамында пенсионер ханымның сараен һәм мунча түбәсен юк иткән. Янгынның сәбәбе - электр үткәргече төзек булмау. Милек иминиятләштерелгән булган.
16 декабрьдә Алексеевка авылында урта яшьләрдәге ир-ат яшәгән торак йорт янган. Ут чыгу сәбәбе - утын ягып җылытылучы мичнең артык кызуы. Йортның кухнясы зыян күргән. Торак иминиятләштерелмәгән булган.
Нет комментариев