Районда өч авыл җирлеге яңа тракторлы булды
Баулы районы автопаркына яңа “Беларус 82.1” тракторлары өстәлде. Шушы көннәрдә Кызылъяр, Томбарлы һәм Александровка авыл җирлекләренә махсус техника бирелде. Мондый транспорт җирлек территорияләренә нәтиҗәлерәк хезмәт күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.
Махсус машиналарны 2025 елгы республика грантлар конкурсында җиңүчеләр алды. Авыл җирлекләренә грантлар бирү конкурсын ел саен “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы” ассоциациясе үткәрә. Җирлек башлыклары сөенечләрен яшермиләр.
– Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән без яңа махсус техника алдык. Безгә авыл җирендә тракторсыз эшләү бик авыр иде, чөнки зиратларда өмәләр үткәрәбез, төзекләндерү буенча төрле эшләр башкарабыз, чүп-чар чыгарырга кирәк булган учреждениеләрнең территорияләрен җыештырабыз. Беренче чиратта, техника кыш көне кирәк була, хәзер халыктан мөрәҗәгатьләр дә кимер дип өметләнәбез. Безгә техника белән һәрвакыт “Берлек” җәмгыяте ярдәм итте, моның өчен аларга бик рәхмәтле, – дип уртаклашты Татар Томбарлысы авыл җирлеге башлыгы Айгөл Минәҗева.
Җирлек башлыклары республика инициативасы авыл территорияләре дәрәҗәсендә барлыкка килә торган күп кенә көнкүреш мәсьәләләрен хәл итәргә, ягъни төзекләндерү эшләрен башкарырга һәм юл инфраструктурасын ел әйләнәсе тиешле хәлдә тотарга мөмкинлек бирәчәгенә ышаналар.
– Җирлекләребезгә күрсәткән ярдәме өчен Республика Рәисенә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Элек без кар чистарту һәм җыештыру өчен чит оешмалар яллый идек, хәзер күпкә җиңелрәк булачак, – дип билгеләп үтте Александровка авыл җирлеге башлыгы Григорий Чернов.
– Тракторлар, әлбәттә, авыл җирлеге өчен, бигрәк тә кышкы чорда юлларны чистарту өчен бик кирәк иде, без республика хөкүмәтенә, район җитәкчелегенә бик рәхмәтле. Яңа техника халык өчен зур плюс булыр дип уйлыйм, – дип саный Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Марсель Даутов.
Грантлар конкурсы нәтиҗәсендә хәзер районның һәр җирлегенең үз тракторы бар. Кызылъяр, Татар Томбарлысы һәм Александровка авыл җирлекләре мондый техникага ихтыяҗ саклана торган соңгы җирлек булган. Махсус машиналар эшкә әзер, алар авыл җирлекләренә озатылды.
Автор фотосурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев