Бөтендөнья татар конгрессының Баулы бүлекчәсенә яңа җитәкче сайланды
Чарага районның “Ак калфак” татар хатын-кызлары җирле оешмалары, татар теле укытучылары, балалар бакчаларыннан татар теле тәрбиячеләре, районда милли юнәлештә эш алып баручылар, районның имам-мөхтәсибе чакырылган иде.
Бүген Баулының 4нче санлы гимназиясендә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов белән очрашу узды.
Чарага районның “Ак калфак” татар хатын-кызлары җирле оешмалары, татар теле укытучылары, балалар бакчаларыннан татар теле тәрбиячеләре, районда милли юнәлештә эш алып баручылар, районның имам-мөхтәсибе чакырылган иде.
Ирек Шәриповны районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәмзия Моратова, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Илмира Хөснуллина гимназиягә озата килделәр.
Гимназия ишегалдында ук укучылар һәм укытучылар кунакларны матур итеп, татар халкына хас кунакчыллык белән, каршы алдылар.
Очрашу барышында кыскача гына районда башкарылган эшләр сөйләнде. Чара иркен әңгәмә, киңәшләшү формасында булды. Ирек Шәрипов башка районнарның милли юнәлештә эшләү тәҗрибәсен дә баулыларга җиткерде.
Бөтендөнья татар конгрессы Баулы бүлекчәсе башлангычында торган һәм аны озак еллар җитәкләгән Рәзинә Шараева, соңгы алты елда җитәкче булган Фәридә Зыярова, районның имам-мөхтәсибе Әнвәр Хәмитов, Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының Баулы бүлекчәсе җитәкчесе Римма Яруллина, мәгариф бүлегенең милли мәгариф эшләре буенча методисты Ольга Сәхипгәрәева, рус мәктәпләренең район методик берләшмәсе җитәкчесе Гүзәлия Ямалеева, 7нче санлы балалар бакчасы мөдире Зилә Китапова, Фәнис Яруллин музей-йорты фондын саклаучы Гүзәлия Газизуллина – һәрберсе районда милли юнәлештә алып барылган эшләре турында кыскача сөйләп киттеләр, теләк- тәкъдимнәрен әйттеләр.
Очрашу Бөтендөнья татар конгрессының Баулы бүлекчәсенә яңа җитәкче сайлап кую белән тәмамланды. Залда утыручылар бер тавыштан Баулы халкына мәдәният хезмәткәре буларак яхшы таныш Йолдыз Шакированы сайларга дигән тәкъдимне хупладылар.
© Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев